Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рамил Шакиров: Закон белмәү, җаваплылыктан коткармый

Тирә-якның чисталыгы ел әйләнәсе көнүзәк мәсьәлә булып кала. Экологлар, инспекторлар участок вәкилләре белән берлектә даими рәвештә рейдларга чыгып, район территориясендәге чисталык торышын күзәтә, гаеплеләргә беркетмәләр төзи. Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче махсус комиссия исә әлеге беркетмәләрне өйрәнеп карар чыгара. Комиссиягә килгән кешеләр арасына үз гаепләрен танымый, алай эшләргә ярамаганлыгын...

Тирә-якның чисталыгы ел әйләнәсе көнүзәк мәсьәлә булып кала. Экологлар, инспекторлар участок вәкилләре белән берлектә даими рәвештә рейдларга чыгып, район территориясендәге чисталык торышын күзәтә, гаеплеләргә беркетмәләр төзи. Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче махсус комиссия исә әлеге беркетмәләрне өйрәнеп карар чыгара.
Комиссиягә килгән кешеләр арасына үз гаепләрен танымый, алай эшләргә ярамаганлыгын белмәүләре хакында әйтүчеләр дә шактый. Минемчә, бу аклану гына. Инде ничәмә-ничә еллар дәвамында районда чисталык торышы тикшерә, гаеплеләргә штрафлар салына. Штрафлар күләме дә артканнан арта. Элегрәк беренче тапкыр комиссиягә эләккән кешегә кисәтү ясап булса, хәзер минималь штраф күләме дә 2000сумнан башлана, кисәтү бөтенләй юк. Бу хакта газетада даими языла, телевизор-радиодан да сөйлиләр, әмма кайбер кешеләр әле һаман да аңларга теләми.

- Законны белмәү, җаваплылыктан коткармый, - ди комиссия рәисе Рамил Шакиров.

Белмәү гаеп түгел, ә белергә теләмәү - гаеп. Үзең яшәгән тирә-ягыңны даими җыештыру, чиста тоту күңел күтәренкелеге генә бирә.
Без бу хакта белмәдек дип әйтмәс өчен тагын бер кат исегезгә төшерәбез: төзелеш эшләре башларга уйладыгыз икән, материаллар "кызыл линия"дән чыгып урын алганда авыл җирлегеннән белешмә алырга кирәк. Ә инде төзелеш эшләре тәмамлангач, тикшерүчеләр килеп төшкәнче, җыештырып кую зарур. Онытмагыз: өй тирәли тотылган коймадан соң булган җир - ул җәмәгать урыны. Районны төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга йорт терлекләрен караучысыз йөртү, урамга пычрак сулар, чүп ташлау да керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250