Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рамил Шәмсетдинов каза күрүче дип танылган

Байкал аръягы краендагы хәрби частьтагы "дедовщина" уңаеннан җинаять эше кузгатылган.

Анда Рамил Шәмсетдинов сигез кешене атып үтергән иде. Бу хакта Рамилнең адвокат Руслан Нагиев хәбәр итә.

"Бу эш буенча Рамил Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат зыян күрүчеләр дип табылды", – дигән ул.

Җинаять эше Русия Җинаять кодексының 335нче мәддәсе буенча "хәрби хезмәткәрләр арасында үзара мөнәсәбәтләрнең устав кагыйдәләрен бозу" буенча кузгатылган. Хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, җинаять эше ату белән бәйле хәлне тикшерү кысаларында аерым производствога бүленгән.

Бу хәл 25 октябрьдә булган иде. Фаҗига нәтиҗәсендә сигез кеше һәлак булды, тагын икесе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Рамил Шәмсетдиновка үтерүдә гаеп белдерелгән.

Элегрәк Оборона министрлыгы Рамил Шәмсетдиновның нерв киеренкелеге аркасында атыш оештыра алуын белдерде, ә көчләү турындагы мәгълүматны фейк дип атады.

 

Автор: Резеда Галикәева

Кызыл таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамил Шәмсетдинов