Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рамиләм терәк-таянычым

2017 елның мартыннан мин сезнең карамакта.

Хөрмәтле социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, тазалык, тынычлык, озын гомерләр теләп калам.Бәйрәмегез уңаеннан үземне тәрбияләүче социаль хезмәткәр Рамилә Гомәрова турында берничә сүз әйтеп үтәсем килә.

2017 елның мартыннан мин сезнең карамакта. Шушы көннән башлап минем тормышым тамырдан үзгәрде. Дөньям яктырып, матурланып китте. Көнаралаш Рамиләнең килүен зарыгып көтеп торам. Хуҗалык эшләрен бергәләп, киңәшеп башкарабыз, эш беткәч, үзебез пешергән ризык белән тәмләп чәй эчүләре дә йөрәккә рәхәтлек бирә. Кайсы гына яктан алсак та ул миңа зур терәк-таяныч. Нинди генә мәшәкатьләр килеп чыкса да, мин Рамиләгә мөрәҗәгать итәм. Аларны тиз арада хәл итүдә ул миңа зур булышчы. Картлык көнебездә безгә шушы рәхәт мөмкинлекләрне тудырган өчен Рамиләгә, сезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Алдагы көннәрдә дә бергә-бергә эшләрбез дип өметләнеп калам.

Гөлҗиһан Фәрзетдинова

Нөнәгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе