Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәсәйкүләм бәйгенең көмеш медаль ияләре

Җиңүчеләр. 31 августтан 7 сентябрьгә кадәр Екатеринбургта «Иминлек тәгәрмәче» Рәсәйкүләм бәйге узды. Анда Россиянең бөтен төбәкләреннән 10-12 яшьлек 356 катнашучы җыелган иде. Берничә көн дәвам иткән бәйгедә беренче урынны Мәскәү командасы, бронзаны Калининград өлкәсе вәкилләре алды. Ә лаеклы икенче урынны Салавыч лицее укучылары — Кәрим Галимҗанов, Алмаз Гарифуллин, Рәзилә Саттарова һәм Эллария Саттаровадан торган Татарстан Республикасы командасы яулады.

Салавыч лицее командасының Рәсәй күләмендә зур уңышка ирешкәннәрен ишеткәч, бик сөендек. «Иминлек тәгәрмәче» бәйгесе районда үткәрелгән вакытта, шәхсән үзем, гел салавычлыларны күзәтергә яратам. Алар һәрбер биремне бердәмлек белән, тиз генә эшләп куялар. Сәпидтә дә бик ышанычлы йөриләр, ә тренерлары Ранил Гыйләҗев алар белән горурланып, читтән генә күзәтеп тора. Районда беренче урынны яулаганнан соң, Балтачыбыз данын яклап, алар респуб-ликада чыгыш ясады һәм анда да аларга тиңнәр булмавын расладылар. Шул көннән башлап, Рәсәйкүләм бәйгегә әзерлек башланды һәм ул да безнең район командасы вәкилләренең әзерлеге югары булуын күрсәтте. Салавыч лицеенда юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторларының эшчәнлеге ничек корылган? Бу хакта безгә Салавыч лицееның тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөбәрҗәт Фатыйхова сөйләде: «Әлеге ярышларга әзерләнү бик зур көч һәм вакыт сорый. Ранил Фәритовичның бу инде дистә елдан артык куйган хезмәте. Алар түгәрәктә генә шөгыльләнеп калмыйча, тәнәфестә дә, дәрескә кадәр вакытларда да, ял көннәрендә дә, каникулларда да бик нык итеп эшлиләр, өйрәнәләр. Һәркөн диярлек дәрестән соң калып, алар үзләренә тиешле җиһазларны спортзалга тезеп, анда үзләренчә шөгыльләнделәр. Берничәсе сәпид белән шөгыльләнсә, берничәсе кабинетта юл хәрәкәте кагыйдәләрен, беренче медицина ярдәме күрсәтүне өйрәнә һәм инде һәрберсе сорауларга җавапны яттан өйрәнгәнче, бергәләп кабатладылар, ятладылар.

Әлбәттә, бу ярышларга әзерләнүдә Ранил Фәритовичның гына түгел, укучыларның үзләренең дә зур кызыксынулары һәм әти-әниләрнең дә теләктәшлеге тора. Алар теләктәшлек белдермәсә, балалар без булдырабыз дип янып йөрмәсәләр, бу нәтиҗәләргә ирешеп булмаган булыр иде. Безнең әлеге команда ике ел рәттән рес-публикада беренче урынны алды. Ранил Фәритович ул үзенә дә, укучыларына да таләпчән кеше. Ул беркайчан да үзенең вакыты белән исәпләшми, Ул балаларны шулай итеп санлата да, тәрбияли дә белә. Бу эшеннән тыш ул ОБЖ буенча да ел саен республикада олимпиада призерлары әзерләүче булып тора.

Рәсәй ярышына бару өчен укучыларыбыз каникуллар вакытында Казанга барып өйрәнделәр. Анда башка тренер белән эшләсәләр дә, моңарчы Ранил Фәритович тырышлыгы белән алган белемнәре ярдәмендә укучыларыбыз Казан командасыннан өстен чыгып, Татарстан, районыбыз данын Рәсәйдә яклап, лаеклы икенче урынны яуладылар». 

Җиңүчеләребезне узган атна ахырында Казан аэропортында әти-әниләр, республика, район җитәкчелеге тантаналы шартларда каршы алды. Мондый игътибар балаларның күңелен йомшартып та җибәрде, ләкин һәрберсенең күңелендә без көмеш медаль ияләре, без булдырдык дигән горурлык хисе ята иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев