Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Раушания Садыйкова: "Бер кеше дә белеп тумый”

17 яшьлек кыз эстафетаны озак еллар Югары Шубан почта бүлекчәсе мөдире булып эшләгән Сафура ападан кабул итеп ала.

Мәктәп партасыннан чыгу белән хезмәт юлын башлап җибәрү җиңелләрдән булмаса да, Түбән Шубан авылы кызы Раушания сер бирми. Әнисе Гәүһәрбикәнең төпле киңәшләре ярдәм итә ул чакта. “Йөрәк куркак, кул батыр, эшли-эшли өйрәнерсең, бер кеше дә белеп тумый”, дип әйтә торган була әнисе Раушаниягә. Шушы киңәшләр аны гомер буе озата бара.

– 1987 елның 1 июлендә беренче эш көнем башланды, шуннан бирле әлеге хезмәттән аерылганым юк. Мин башка эш башкара да алмам кебек инде. Исән-сау булып эшләп торырга язсын, – ди Раушания апа.

Биредә ул тормыш юлдашын таба, кияүгә чыга һәм балалар үстерә. Илһам абый белән Раушания апаның олы кызлары Алисә һәм Айзәләнең инде үз тормышлары. Төпчекләре Динар узган ел 11 сыйныфны тәмамлаган.

Раушания апаны беренче тапкыр гына күрүем булса да, күптәнге танышлар кебек аралаштык. Иртәнге 7 тулып киткән генә, ул инде эш урынында иде.

– Төшке ялсыз эшлим, сәгать 3кә кадәр почтада булам, аннан газета-журнал, пенсия, субсидия өләшергә чыгып китәм. Иртә киләм, кич кайтам, – ди әңгәмәдәшем.

Почта бүлекчәләре дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә генә эшли башлагач, эш күләме тагын да арткан. Почта таратудан тыш, һәр төр хезмәт буенча җиткерелгән планнарны да үтәп чыгарга кирәк. Ләкин Раушания Садыйкова җитәкләгән бүлекчә сынатмый.

– Хезмәтем катлаулы булса да, зарланмыйм. Һәркемнең хезмәте үзенчә авыр, үзенчә катлаулы. Бүген хезмәтем булуга куанып эшкә киләм, авылдашларыма ярдәм итә алуыма сөенеп яшим, – ди почта бүлечәсе мөдире.

Мин Раушания ападан вакытлы матбугатка язылу барышы белән дә кызыксынам.

– Хат ташучы Светлана Иванова белән үзебезгә җиткерелгән планны үтәп барырга тырышабыз. Интернет заманында яшәсәк тә, авылдашларыбыз вакытлы матбугатны да онытып бетермиләр. Бер елны язылмыйча калганнар, икенче елга языла. Ярый әле ташламалы язылу кампанияләре эшли. Ул чорда күпләп язылдыртырга тырышабыз, – ди ул.

Раушания ханымны авылдашлары киң күңелле, һәркем белән уртак тел таба белгәне өчен хөрмәт итә. Шуңа да авылның һәр йортында көтеп алынган кунак ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почта бүлекчәсе