Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Равил Кәримов: "Сайлауларның тыныч шартларда, уңай нәтиҗәләр белән үтүе балтачлыларның үзләреннән тора"

Татарстан Республикасы халкы, шул исәптән районыбыз да, әһәмиятле  вакыйгалар алдында тора. Бу – Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау.

Татарстан Президенты постына 5 кандидат дәгъва кыла. Алар арасында республикабызның хәзерге җитәкчесе Рөстәм Нургали улы Миннеханов та бар. Кандидатлар турындагы мәгълүмат участок сайлау комиссияләрендә урнаштырылган.

Җирле үзидарә Советларына 168 мандат өчен 182 кандидат көрәшәчәк. Алар төрле партияләр тарафыннан күрсәтелде, шулай ук үзен үзе күрсәткән кандидатлар да бар. Алар белән дә сайлау участокларында танышып була.

Моннан алдагы сайлаулардагы кебек үк, бу юлы да районыбызда 34 сайлау участогы оештырылды, шуларның 5се – Балтач шәһәр җирлегендә, калганнары 17 авыл җирлегендә. Участок сайлау комиссияләрендә эшләү өчен 224 райондашыбыз җәлеп ителгән, алар сайлаучылар исемлеген барлыйлар, булган үзгәрешләрне кертәләр, сайлаучыларны кабул итәләр. Сайлауларга кагылышлы сораулар белән участок сайлау комиссияләренә, шулай ук Балтач районы территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә була.

Һәрбер сайлаучы участок сайлау комиссияләренә барып, үзләренең исемлеккә кертелүен, андагы үзе турындагы мәгълүматның дөреслеген тишерә ала. Шулай ук биредә сайлау бюллетененең эчтәлеге белән, анда кертелгән  кандидатлар һәм тавыш бирү тәртибе белән танышырга мөмкин. Әгәр сайлаучы 13 сентябрьдә яшәү урынынан читтә булу сәбәпле  үзенең сайлау участогында сайлауда катнаша алмый икән, ул шул көнне үзе булачак урында тавыш бирү өчен гариза бирә ала. Шулай ук сайлау турындагы кануннарга кергән үзгәрешләр нигезендә, 11-12 сентябрь көннәрендә алдан тавыш бирү мөмкинлеге дә бар. Сайлаучыларга уңайрак булсын өчен сайлау комиссияләре вәкилләре ул көннәрдә Балтачта һәм Нормада билгеле бер урыннарда урамнарда, ә калган җирлекләрдә авылларга  барып та тавыш бирү үткәрәчәк. Сайлау вакытында һәр сайлаучыга ике бюллетень бирелә. Аның берсендә президентлыкка кандидатлар, ә икенчесендә  җирлекләрдәге округлар буенча теркәлгән кандидатлар күрсәтелгән  була.

Әле һаман дәвам итүче коронавирус таралу куркынычы белән бәйле  рәвештә комиссия әгъзалары да, сайлаучылар да шәхси саклану җиһазлары (бер тапкыр кулланыла торган маска, перчатка, ручка) белән тәэмин ителә, тавыш бирү урыннарында даими рәвештә дезинфекция чаралары үткәреләчәк. Килгән һәрбер сайлаучының дистанцион рәвештә тән температурасын үлчәү тәэмин ителә. Әгәр дә югары температуралы кеше ачыкланса, аны махсус бүлмәгә урнаштырып, шунда тавыш бирү мөмкинлеге биреләчәк.

Сайлау көннәрендә участокларда төрле сәяси партияләрдән күзәтүчеләр килүе көтелә.  

Сайлауларның тыныч шартларда, уңай нәтиҗәләр белән үтүе сайлау комиссияләренең гамәлдәге кануннар кысаларында төгәл эшләве һәм һәрбер сайлаучының сайлау участогына шәхсән үзе килеп, үзе сайлаган кандидатка тавыш бирүеннән тора.

Барлык райондашларга исәнлек-саулык телим, ә һәр сайлаучыны алда торган сайлауларда актив катнашырга чакырам.

               

Равил Кәримов

      Балтач район территориаль сайлау комиссиясе рәисе        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев