Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Равил Әсхәтдин улы Таҗетдинов тәртип һәм законлылыкны саклау буенча районны һәрвакыт үрнәк итеп тоткан шәхес

Аны бик тә төгәл, пунктуаль кеше дип белгәнгә «гафу итегез, соңга калдым» дип килеп кердем. Кулындагы сәгатенә күз төшереп, «зыян юк» дип, урын тәкъдим итте.

Замнары, хезмәттәшләре белән очрашканда аның һәрвакыт әйткән сүзендә тора торган, үз-үзенә һәм башкаларга да таләпчән, туры сүзле, төгәл кеше икәнен ишеткән идем. Соңга калуыма уңайсызлансам да, аның шулкадәр төгәллегенә сокландым. Хәер, шулай булмаса полициядә, бигрәк тә анда җитәкче постларда озак еллар эшли алыр иде микән. Район эчке эшләр бүлеген аның кебек озак еллар (22 ел!) җитәкләгән полицейский республикада башка юк. Шуңа күрә эчке эшләр бүлегендәге штат күләме җитмәсә дә, аңа зур хөрмәт күрсәтеп, полковник дәрәҗәсе бирәләр. Балтач кебек авыл районнары бүлекләрендә бердәнбер шундый дәрәҗәдәге җитәкче ул. Аңа кадәрге 20 еллык хезмәт юлы да тоташ полиция-милиция белән бәйле.
Равил туган авылы Килидән йөреп укып Чапшарда сигезьеллык, Балтач мәктәбендә урта белем ала. Якты хыяллар, матур планнар корып канатланган шул елларда әтисе Әсхәтдин вакытсыз үлеп китә. 6 бала арасында малайлардан өлкәне булган Равил үзенең әнисенә төп ярдәмче икәнен аңлап, аттестат алуга эш эзли башлый. Мәктәпне 5ле билгеләренә генә диярлек тәмамлаган егет Чапшар урта мәктәбенә эшкә урнаша. Математика, алгебрадан укытучы каядыр китү сәбәпле, дирекция үтенече белән, 4-6 класс укучыларын шул фәннәрдән дә укыта. Бернинди хәзерлексез шундый төгәл фәннәрдән төпле белем бирә алуы белән күпләрне гаҗәпләндерә егет.
Мондый тәвәккәллеге, кыюлыгы, уйлаган эшен азагына җиткергәнче тырышуы аны бөтен гомере буена озатып йөри. Армия хезмәтеннән соң туган авылында яшәүче әнисенә, туганнарына ярдәм итү өчен Килигә кайта. Ремонтлап рәткә кертсәң, шунда эшләрсең дип, ул чактагы колхоз рәисе аңа бер иске трактор тәкъдим итә. Әмма шуның өчен генә укыдым мени дип егет Балтачка килә. Милиционер булып эшли башлый. Кемдер артыннан этеп-төртеп торып та эш майтара алмаган бер чорда, Равил үзен күреп алырлык эшләр күрсәтә.
Кыска гына вакыт эчендә офицер дәрәҗәсе ала. 4 ел узмый профилактика буенча өлкән инспектор, участок инспекторы вазыйфаларына куела. Эшли башлавына 10 ел дигәндә инде бүлек начальнигының оператив эш буенча урынбасары була. Гап-гади бер авыл малаеның хезмәтен, тырышлыгын күрә һәм бәяли белгәннәре, эшендә һәрвакыт ярдәм кулы сузганнары өчен бүлекнең ул чактагы начальниклары Рифат Якуп улы Якуповка, Ринат Мингалим улы Динмөхәммәтовка рәхмәтле Равил. Һәм соңыннан җитәкче булгач ул үзе дә бик күп райондашларга хезмәтләрендә яңа үрләр яуларга ярдәм итә. Мәсәлән, хәзер Кукмара районы эчке эшләр бүлеген җитәкләүче Рамил Нургалиев, аның урынбасарлары Леонид Камаев, Айдар Бариев, Ютазы районында ГАИ хезмәтен җитәкләүче Эдуард Фәйзрахманов Равил Таҗетдинов кул астында эшләп тәҗрибә туплаган егетләр.
- Мин эшләгән елларда безнең системада төрле кыскартулар, үзгәрешләр күп булды. Коллегаларым белән бергә барысын да уңышлы үттек. Безнең бүлекнең республикада һәрвакыт алдынгылар сафында булуында барлык полицейскийларның да өлеше зур. Үзара аңлашып, килешеп эшлибез. Рәхмәт үзләренә, - ди Равил Әсхәтдин улы һәр хезмәткәрнең үз участогындагы эшен югары бәяләп. Монда эшкә бик сайлап кына алалар. Һәм алардан сорау да көчле.
Әтисе Әсхәтдин Равилнең полициядә эшләгән еллары кадәр дә яши алмыйча - 38 яшендә үлеп китә. Әллә әтисен яшәтмәдем, малаена гомер бирим дигәнме, Аллаһы Тәгалә Равилне әллә ничә тапкыр вакытсыз үлемнән саклап кала. 90нчы елларда Балтачта үз эшләрен ачарга йөргән бандитлар аңа һөҗүм оештыралар. Равил Таҗетдинов район башлыгы Марат Әхмәтов белән сөйләшеп, аларны районга кертмәү өчен күп эш башкара. Аңа һөҗүм менә шушы киртәне алып ату өчен оештырыла, граната белән шартлатмакчы булалар. Шул елларда тагын бер очракта бәхете булып кына исән кала, бандит кулындагы пистолетны бәреп төшерергә өлгерә.
- Боларны әнигә дә белдергән юк иде әле. Энем Наил белән Мөршидә гаиләсендә исән-имин рәхәт гомер кичерә. «Хезмәт»не укып әйтмәсәләр ярый инде, - дип әнисе Хәтимә турында яратып сөйләп алды Равил. Әле соңгы елларда гына минем улым - оныгының фаҗигале үлемен бик авыр кабул итсә дә, без, балаларының, калган 10 оныгының бәхетле тормышына сөенеп, кадер-хөрмәттә, барыбызга да хәер-догалы булып яши.
Равил Таҗетдинов Борнак кызы Роза белән 38 ел бергә тигез гомер итәләр. Кызлары икесе дә юрист, суд системасында эшлиләр. Кияүгә чыгып үз тормышлары белән яшәүче Раиләдән өч оныклары бар. Зурысы Айгөлгә ноябрьдә - 8, төпчек Әмиргә 1 яшь тулган. Рәлинәгә 5 яшь тулып килә. Һәм менә декабрьнең 4сендә Равилнең 60 яшьлек юбилее.
Хатын-кызларыбыз өчен бик тыгызга туры килгән чор бу. Туган көн дә, туган көн. Әзерләнеп кенә җитешсеннәр, - ди Равил Әсхәтдин улы ир-егетләргә эштә дә, тормышта да төп терәк, ярдәмче булган гүзәл затларыбызны зур хөрмәт белән искә алып.
Гел халык күз алдында булган, эше күзгә күренми торган оешмада 40 ел, аның яртысы җитәкче постында эшләү чорында терәк-ярдәм еш кирәк булгандыр. Ул вакыт эчендә милиция-полициядә никадәр үзгәрешләр булды, яңалыклар кертелде.
Коррупция, экстремизм, терроризм кебек киноларда гына ишетеп белгән терминнар хәзер бездә дә гадәтигә әйләнде. Компьютер, электрон почта, факс, сайт... барысын да белергә кирәк.
Равил Таҗетдинов әнә шуларга тиз арада төшенгән, заман белән бергә атлаучы җитәкче булып калган. Безнең район эчке эшләр бүлеге күптөрле замана техникасын кертү һәм куллану буенча республикада әйдәп бара. Алар райондагы прокуратура, суд, пристав органнары белән тыгыз элемтәдә, үзара аңлашып, килешеп эшлиләр һәм бу яктан да башка районнарга үрнәк булып торалар.
Үзенең 60 яшьлек юбилеена Равил Әсхәтдин улы Таҗетдинов тәртип һәм законлылыкны саклау буенча районны һәрвакыт үрнәк итеп тоткан бердәм, эшчән, тату коллектив туплап, изге эш-гамәлләре белән коллектив членнарының, гомумән, райондашларның олы хөрмәтен яулап килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250