Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхилә Зәйнуллина: «Әни минем иң якын дустым да, сердәшчем дә булды» (+фото, видео)

Рәхилә апаның төп йортка килен булып килгәненә 32 ел узган

2022 ел ахырында "Сөембикә" журналы тагын бер үзенчәлекле "Килен - кайнана" бәйгесенә нәтиҗә ясады. Бәйгенең "Икенче әнием" номинациясендә райондашларыбыз, Кариле авылында яшәүче Рәхилә һәм Фоадия Зәйнуллиналар җиңүче булдылар.

Рәхилә апаның төп йортка килен булып килгәненә 32 ел узган."Дустың күп булмасын, бер көн килеп, ул дошманга әйләнергә мөмкин,-дигән иде миңа әни килен булып төшкәч тә. Мин аның бу киңәшен күңелемнең иң түренә салып куйдым. Дуслар эзләү кирәкмәде дә, әни минем иң якын дустым да, сердәшчем дә булды - безнең арада яшерен әйбер юктыр да", - дип кайнанасы хакында яратып сөйләгән киленне тыңлыйсы гына килеп тора.

Әти-әни, ир, туганнар хакын хаклап яшәгән Рәхилә ханым һәрбер уңышы өчен кайнанасына рәхмәтле. Шуңа да:"Укытучым бик әйбәт!"- дип кабатларга ярата.

Төп йорттан туган-тумача, дус-иш тә өзелми. Фоадия апаның Белоруссиядә яшәүче сеңлесе Асия апа өч ай кунак булган. "Рәхиләбез үз әнисен кадерләгән кебек хөрмәт итте",- ди ул.

- Кайнана белән килен яхшы мөнәсәбәттә булсын өчен, нишләргә кирәк?-дигән сорауга Фоадия апа белән Рәхилә апа икесе дә бер авыздан:"Хаклы булсаң да, юл куярга кирәк",-диләр.

Пәйгамбәребез(с.г.с):"Берәү үзе хаклы булып юл куйган икән, аңа җәннәтнең уртасыннан урын булыр",- ди.

Димәк, җәннәтле булыр өчен килен-кайнаналар Зәйнуллиналар үрнәгендә яшәргә омтылырга тиеш!

 

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зәйнуллиналар