Район башлыгы котлый. Кемнәрне дисезме?
Хөрмәтле халыкны социаль яклау хезмәткәрләре һәм бу тармакта эшләп чыккан ветераннар!
Бүгенге һөнәри бәйрәмегез – социаль хезмәткәрләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезнең хезмәт ел саен кирәкле һәм әһәмиятлерәк була бара, чөнки Сез үз хезмәтегез белән өлкән яшьтәгеләрнең гомер көзен бизисез, җылылык өләшәсез һәм социаль ятимнәргә, инвалидлар һәм күпбалалы гаиләләргә билгеле бер ярдәм күрсәтәсез.
Сез кешеләр язмышына игътибарыгыз һәм ваемсыз калмавыгыз, шатлык-кайгыларны уртаклашуыгыз, авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер булуыгыз өчен районда яшәүчеләрнең зур хөрмәтенә һәм рәхмәтенә лаек. Шушы бәйрәм көнендә чын күңелдән авыр, әмма кешеләр өчен кирәкле хезмәтегездә уңышлар, Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телим.
Олы ихтирам белән муниципаль райо башлыгы Рамил Нотфуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев