Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Рамил Нотфуллин әфганчы-интернационалистлар көне белән котлый

Хөрмәтле әфганчы-интернационалистлар! Сезне бүгенге – совет сугышчыларының Әфган җиреннән чыгарылган көне белән чын күңелдән котлыйм.

Күпме генә гомер үтмәсен, сезнең йөрәкләрдәге авыр тойгыларны, сез күргән газап-борчуларны юып төшерү һич мөмкин түгел. Утлы юллар, хәрбиләрчә чын дуслык, батырларча һәлак булган хезмәттәшләрегез хәсрәте - болар барысы да мәңге онытылмас вакыйгалар.

1979 елның 25 декабрендә Әфганстан җирендә хәрби бәрелешләр башланган! Беркемгә дә хәбәр ителмәгән сугыш 9 ел 1 ай һәм 19 көн дәвам иткән. Анда күпме кан-яшь түгелде, чәчәктәй гомерләр өзелгән. Утны-суны кичеп туган илгә кайткач та сынатмадыгыз Сез, егетләр!

Берәүнең дә сезнең алга куелган бурычның намус белән үтәлүен онытырга һәм аны каралтырга хакы юк. Ул вакытта алган тән һәм җан яраларыгыз шул мәхшәрле көннәрнең үткәненә бер истәлек кенә булсын. Алар кабаттан яңармасын, сугыш афәте күрмичә, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын иде. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек, күңел көрлеге, тормышта уңышлар телим.

Олы ихтирам белән район башлыгы Рамил Нотфуллин

 

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау тексты