Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгының Рәхмәт хатына кемнәр лаек булды?

Котлыйбыз!


Агрохимия хезмәте үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Балтачагрохимсервис» оешмасының тракторчысы Григорий Пантелеймонович Павлов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре, озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре һәм 50 яшьлек юбилейлары уңаеннан, «Сорнай» җәмгыяте хезмәткәрләре район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Лилия Михайловна Арыкова – терлекче;
Сильва Ераноси Алексанян – сыер савучы.
***
Район мәгариф үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Илдар кызы Хәйруллина район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Актив җәмәгать эшчәнлеге, милли традицияләрне саклауга, халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш кертүләре өчен һәм Татарстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының 30 еллыгы уңаеннан, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Кадрия Рәис кызы Идрисова – Татарстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе;
Зөлфирә Фәсхи кызы Камалова – хезмәт ветераны, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтачтагы җитәкчесе.
***
Җирле үзидарә органнары үсешенә зур өлеш керткәннәре, озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре уңаеннан, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Фәнил Сәлим улы Габдрахманов – Сосна авыл җирлеге башлыгы;
Радик Наил улы Шәрипҗанов – Норма авыл җирлеге башлыгы;
Илнур Наил улы Галиев – Чепья авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе;
Гөлнара Габделбәр кызы Фәләхетдинова – Борнак авыл җирлегенең баш хисапчысы;
Зөһрә Рифкать кызы Әхмәтханова – район ЗАГС бүлеге җитәкчесе;
Рузилә Харис кызы Гомәрова – район финанс-бюджет палатасының әйдәп баручы белгече;
Алсу Илдар кызы Мөхәммәтшина – район Советының җирле үзидарә органнары һәм кадрлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев