Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырды (+фоторепортаж)

Район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин 25 апрель көнне Балтач шәһәр җирлегендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм үзенең Котлау хатларын һәм бүләкләрен тапшырды.

Дәһшәтле сугыш елларын кичереп, Бөек Җиңү язын якынайтуда зур өлешләрен керткән, утлар-сулар кичкән ветераннарга чиксез рәхмәтен, ихлас теләкләрен ирештереп, исәнлек-саулык теләде. Бәйрәм белән тәбрикләп, 9 май көнне район үзәгендә оештырылачак чарага чакырды.
Район башлыгы белән шулай ук әлеге тантаналы, истәлекле вакыйганың шаһитләре буларак, район хәрби комиссары Васил Вәлиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов та катнашты.
Статистикага күз салсак, бүгенге көндә Балтач шәһәр җирлегендә:
- 6 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер итә: Хәбибрахманов Фәтхрахман Хәбибрахманович (1925 елгы), Хамбалов Барый Хамбалович (1923 елгы), Гыйльмуллин Гыйльван Гыйльмуллович (1930 елгы), Хәсбиуллин Мансур Хисматович (1925 елгы), Әхмәдуллин Габделхәй Әхмәдуллович (1924 елгы), Исхаков Әгъләм Нигъмәтович (1926 елгы);
- 27 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары;
- 67 тыл ветераны яши.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250