Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы сүзендә торды

"Татмедиа" җәмгыяте тарафыннан уздырылучы "Әти-әниеңне яздыр! Якыннарыңны яздыр" дигән акция инде икенче елын уңышлы дәвам итә.

Бу мөһим чараны җитәкчеләр хуплап, әти-әниләренә, оешма пенсионерларына, мохтаҗларга "Татмедиа" басмаларын яздыралар.
Быелгы "Якыннарыңны яздыр"- "Мәрхәмәтлелек агачы" акциясен матур гадәт буенча районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин башлап җибәрде. Рамил Рашитович узган ел да әлеге акциягә беренчеләрдән булып кушылган иде.

- Хезмәтем тынгысыз, эш көнем ничек кенә тыгыз булса да, мин көн саен газета-журналларны карап барырга тырышам. Райондагы барлык җитәкчеләрне дә иң беренче чиратта "Хезмәт"кә һәм "Татмедиа"ның башка басмаларына язылырга чакырам. Халык белән район хакимиятен бәйләп торучы "Хезмәт"кә һәр гаилә язылырга тиеш дип саныйм. Якыннарыңа яздырсаң да менә дигән бүләк бит, - дигән иде ул узган язылу кампаниясендә.

Быел да сүзендә торды. Башкаларга үрнәк күрсәтеп "Хезмәт"ебезгә язылды. Калган җитәкчеләр дә районда яшәүче азкеремле өлкәннәрне, ялгызларны район матбугатына яздыртты.

"Әти-әниеңне яздыр! Якыннарыңны яздыр" акциясенә син дә кушыл! "Хезмәт"кә язылу бәясе 648 сум. Альтернатив язылучылар (редакциядән килеп алу шарты белән) өчен 400 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250