Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район иҗтимагый советы «Экстремизмга — ЮК!» дигән айлык кысаларында утырыш уздырды

24 сентябрь көнне район үзәк китапханәсендә җәмгыятьтә барган төрле юнәлештәге эшчәнлекләрне җайга салып торуда ярдәм итүче иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.

Көн темасына сентябрь ае буенча барган «Экстремизмга – ЮК!» дигән айлык кысаларында милләтара мөнәсәбәтләр арасындагы каршылыкларны кисәтү, этник- дини эстремизмнарны булдырмау мәсьәләләре, миграция закончалыкларының үтәлеше каралды.

Районның иҗтимагый совет рәисе Равил Таҗетдиновны аеруча да читтән кайтучылар турында мәгълүматлар, авыллардагы имамнарның эшчәнлеге, җирлекләрдәге милләтара мөнәсәбәтләр кызыксындырды. Утырышка һәр өлкәдән дә диярлек җаваплы вәкилләр чакырылган, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов та биредә, хокук саклау органнарыннан, мәгариф, мәдәният, гомумән, һәр өлкәдән дә иптәшләр бар.

Һәрнәрсәнең, шул исәптән яхшылыкның да, яманлыкның да башы тәрбия, биредә дә балаларны тәрбияләүгә игътибар зурдан бирелде, дин һәм әхлак ягыннан бигрәк тә. Ислам динендә мәчетләребез тәрбияви юнәлештә колачлы эшләр башкара, район үзәк мәчетенең үзендә генә дә бай, эчтәлекле музей булдыру күпне сөйли. Әнә шундый тәрбияви музейларга йөрергә кирәк.

“Тел, дин, милләт – алар бер-берсенә нык бәйләнгән, һәм аларның нигезен тынычлык, дуслык-татулык тәшкил итмәсә, синең байлыгын да, ирешкән уңышларың да күзгә күренми, - ди Илһам Фидаил улы. - Шуң күрә киңәшем шул, һәрбер тармак та бергә-бергә эшлик, читтән күчеп кайтучылар белән якыннан танышыйк, аралашыйк, битараф булмыйк.” Әлеге киңәш бигрәк тә авыл җирлекләре башлыкларына кагыла (кайбер башлыклар бирегә дә чакырулы иде), төрле күңелсезлекләргә юл куелмасын өчен аларга авылдагы хәлләрне, кайткан кешеләрне барлап торырга кушыла.”

Бистәгә үзбәкләр күп кайта, - ди Балтач шәһәр бистәсе башкарма комитеты башлыгы урынбасары Фиалка Закирова. - Соңгы вакытта унбиш үзбәгебез бар. Кайтканнарын беләбез, ни өчен кайтканлыклары турында белешәбез, яшәү урыннары буенча проблемалар туганы юк. Участок вәкилләребез актив егетләр, алар белән бергәләшеп эшлибез.”

Иҗтимагый совет утырышларында актив катнашучы хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова инде ничә еллардан бирле районда тәртипсез хатын-кызларның күбәюе турында чаң суга. Тик әллә ни игътибарга гына ирешә алмый, шулай да Фирая ханым соңгы елларда табибә Наилә Камалиева белән район мәктәпләренә барып, укучылар, аларның әти-әниләре, аеруча да кыз балалар белән очрашуны гадәткә керттеләр. Максатлары - гаилә кыйммәтләрен аңлап, кадерләп яшәүче, әхлак кануннарын үтәүче, әдәплелек ягыннан җәмгыятькә үрнәк шәхесләр тәрбияләү. “Сүзнең көче зур аның, сөйләргә, аңлатырга кирәк , - ди Фирая ханым. - Кая гына барсак та, безне җылы каршы алалар, рәхмәтләр әйтеп озатып калалар.”

Тәртипсез хатын-кыз үз гаиләсен генә бозып калмый, башкаларныкын да боза, балаларын да бәхетсез итә һәм шул тәртипсез рәвештә тормыш алып баручыларның балаларын укытучылар укыта. Фирая ханым кебек башлап йөрүче җәмәгать эшлеклеләре бу очракта тәрбия мәсьәләсендә нык ярдәмче, нинди генә очракта да тәрбия юнәлешендә аңлату эшләре алып баручы иптәшләр белән очрашуларның җаен табарга кирәктер, алар берни дә рекламаламый, сатмый, бары тик яхшылыкка гына өнди.

“Без сезне быел да көтеп калабыз”, диде Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева

- Сөйләшү- фикерләшү-аралашу- бер-беребезнең нәрсә эшләвен белеп тору – бик кирәкле чара, диде Равил Таҗетдинов. - Районда милләтара дуслык, эмигрантлар белән мөнәсәбәтләр яхшы икән, бу моңарчы башкарылган эшләребезнең нәтиҗәсе. Без үзебезнең тәгълиматны сеңдерергә тиеш. Ә ул тәгълимат бары тик тыныч, имин шартларда, дустанә мөнәсәбәтләрдә эшләүгә-яшәүгә корылган.
Чыннан да, утырышта яңгыраган фикерләрдән чыгып әйтсәк, 10 -20 елдан соң да туган җирлегебездә тынычлык булсын өчен без хәзердән үк тынычлык мәсьәләләренә игътибарлы, балалар тәрбиясенә җитди карарга бурычлыбыз. Әлбәттә, җәмәгатьчелек һәм дәүләт белән берлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Экстремизмга юк