Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Район халкы элеккеге, коммунистик фикерләү белән яши»

"Әле менә бүген генә бер кибетче апа булып китте, ул да шәхси эшмәкәрдә 7 ел сату ноктасында эшлим, ял көнен күргәнем, отпуск иткәнем юк, дип зарланды. "

12 гыйнвар – Прокуратура хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан, Балтач районы җирлегендәге  прокуратура эшчәнлегенең  торышы белән кызыксынып, район прокуроры Айрат Шәкертҗан улы НИЗАМИЕВ белән әңгәмә кордык.

– Айрат Шәкертҗанович, Сезнең Балтач районына прокурор булып килүегезгә бер елдан артык гомер узып та киткән. Балтач районы халкы ничегрәк, шушы чорда Сез үз алдыгызга куйган максатларыгызга ирешә алдыгызмы, эшне нәрсәдән башладыгыз?

– Әйе, вакыт бик тиз уза шул, май башында инде Балтачка кайтканга ике ел булачак. Районга билгеләнү алуга аның белән куллануда булган мәгълүмат белән танышасың бит, аннан соң район башкаладан ерак урнашмаган, аны белми мөмкин түгел. Ә инде кайтып эшкә керешүгә, якыннан танышу йөзеннән һәр җирлектә гражданнарны кабул итүне оештырдык. Җәй чоры шул очрашулар белән узып китте. Кабул итүләр район халкының борчыган мәсьәләләрен ачыкларга һәм безгә, прокуратура органнарына нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтте. Районда эшли торган җирле сәнәгать, эшкәртү предприятиеләре күп түгел, халык йә күмәк хуҗалыкларда эшли, яисә кибеттә сату итә. Һәм урыннарда нәкъ шулар безнең очрашуларга килделәр. Аларның фикере буенча хезмәт хакы түбән, пай җирләреннән тиешле өлеш чыгарылмый, менә шундый төп мәсьәләләр. Әле менә бүген генә бер кибетче апа булып китте, ул да шәхси эшмәкәрдә 7 ел сату ноктасында эшлим, ял көнен күргәнем, отпуск иткәнем юк, дип зарланды. Отпускка чыга башласаң, ревизия үткәреп, «недостача» ясап куялар да, бөтенләй акчасыз каласың, эштән китсәң, кая барасың, дип үзенең борчуын җиткерде. Районда кайбер хуҗалыкларда хезмәт хакын вакытында түләмәү очраклары күзәтелде, моңа без үзебезнең фикеребезне җиткердек, хәзер айлар буе хезмәт хакы бирмәгән хуҗалыклар юк. Аның күләме җитәрлек түгел, әлбәттә. Шул ук вакытта шәхси секторда эшләүчеләргә турыдан-туры, рәсми рәвештә бирмәгән хезмәт хаклары түләү очраклары юк түгел. Моңа чик куярга иде. Ни дигәндә, кеше пенсия акчасын ала башлагач, аның аз икәнлеген беләчәк, әмма түләүләр тиешенчә булмагач, аны үзгәртеп булмый.

– Айрат Шәкертҗанович, җәмәгатьчелек белән очрашулар үткәрдек, дидегез, әйтегез әле, халыкта курку бармы?

– Әйе, халыкта мондый халәт бар. Бу урындагы авыл җирлекләре, ничектер, халыктан читләшебрәк яшиләр, дип әйтергә була. Алар үзләренең финанс мөмкинлекләре кысан булгач, үзәктән ярдәм көтәләр, димәк, халык мәнфәгатьләре, дип алардан артыгын таләп итә алмыйлар. Ә урыннарда моны ачык күрәләр, өстән нәрсә әйтсәләр, шул булачак, диләр. Балтач район халкы элеккеге, коммунистик фикерләү белән яши, эшли. Минемчә, бу начар да түгел, чөнки бары тырыш хезмәтнең генә нәтиҗәләре калку була. Тагын бер уңай күренеш, ул җирлекләрдә хуҗалык итүнең элеккеге формаларының саклануы. Минемчә, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары күп очракларда килеп туган мәсьәләләрне бергәләп, уңай хәл итәләр, моны хупларга гына кирәк.

– Яңа прокурор килгәч, районда коррупция юнәлеше буенча күп җитешсезлекләр калыкты, җинаять эшләре дә ачылды, дигән фикергә ничек карыйсыз?

– Прокуратура органнары Россия Федерациясенең «Россия прокуратурасы турында»гы» законга нигезләнеп эшлиләр һәм һәр җирдә, һәр өлкәдә Россия кануннарының үтәлешенә күзәтчелек итәләр. Ә инде Сез әйткән күренеш буенча, бу юнәлеш хокук саклау органнары эшенең төп юнәлеше итеп билгеләнде, һәр өлкәгә игътибар артты. Районда килеп чыккан тискәре күренешләрнең сәбәбе – хезмәт урынындагы кешеләрнең законнарның белеп бетермәве, искечә эшләсәң дә ярар әле, моңарчы шулай барды, дигән ялгыш нигезләмә буенча эшләвендәдер. Икенче ягы да бар, без ничек булса да, тизрәк, җиңелрәк юл эзлибез, кешегә ярарга тырышабыз, ә бу үз чиратында закон кысаларына сыймаска мөмкин икәнен онытып җибәрәбез. Законннар көн саен үзгәреп тора, ә районда тәҗрибәле, югары квалификацияле юристларга кытлык сизелә.

Балигъ булмаганнар арасында җинаять эшләрен киметү өлкәсендә прокуратура, эчке эшләр органнары, мәктәп җитәкчелеге бергәләп зур эш башкарганны әйтеп китәргә кирәк. 2017 елда районда яшүсмерләр арасында җинаятьчелек алдагы чор белән чагыштырганда, 4 тапкыр үсеш алган булса, 2018 елда мондый җинаятьләр бөтенләй булмады. Балигъ булмаган балаларның хокукларны яклау комиссиясе, полиция участок вәкилләре, җаваплы хезмәткәрләр, әти-әниләр, укучылар белән урыннарда күпсанлы очрашулар үткәрделәр. Шул исәптән, минем үземә 15ләп мәктәптә булырга туры килде. Укучылар белән мәктәп укытучыларыннан, әти-әниләрдән башка ачыктан-ачык сөйләшүләр булды, аларны борчыган сораулар, кызыксындырган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштек, аерым балаларның, яшьләрнең фикерләрен тыңладык, аралаштык. Һәм бу эшне алга таба дәвам итәргә кирәк дип таптык.

Әңгәмәдәш – Вакыйф ЗӘКИЕВ.

(Әңгәмәнең дәвамы -газета битләрендә)

автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әңгәмә