Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район хәрби комиссары котлый

Сугыш афәтләрен үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз елдан - ел кими бара.

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Сезне олы бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән тәбрик итәм! Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Сугыш афәтләрен үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз елдан ел кими бара. Безнең районнан да сугышның беренче көннәрендә үк, фашистларны тар-мар итү өчен, үз үзләрен аямыйча көрәштеләр, күбесе яу кырында мәңгегә ятып калды. Тылда да җиңел булмаган: бөтен ир-ат эше хатын-кызлар, балалар җилкәсенә кала. Алар фронт өчен кирәк-яракны әзерләделәр, кырларда иген үстереп, урман кисеп, җылы киемнән тегеп, Җиңү көнен якынайттылар. 9 май - Җиңү бәйрәме - сугыш кырында ятып калган миллионнарча совет солдатына, тылда хезмәт куеп изге өлешен керткән ветераннарыбызга һәйкәл булып тора! Мондый сугыш беркайчан да кабатланмасын, кан-яшь түгелмәсен иде. Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, солдат хатыннары, сугыш чоры балалары! Барыгызны да Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Сезгә саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар, балалар, оныкларның кадер хөрмәтендә, дөньялар имин булып бәрәкәтле гомер кичерергә язсын.

Иң изге теләкләр белән Балтач районы хәрби комиссары Васыйл Вәлиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май җиңү көне Җиңү парады Бөек Җиңү Бөек Җиңүнең 76 еллыгы