Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район хәрби комиссарының тәбрикләү сүзе

Хөрмәтле райондашлар! Илебезне фашист коллыгыннан азат иткән Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышчан бәрелешләрдә катнашкан ветераннар, Рәсәйнең Кораллы көчләрендә хезмәт иткән һәм хәзерге вакытта ил сагында уяу торучы егетләребез!

Сезне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ихластан тәбрик итәм. Сугышның беренче көннәреннән үк Ватанны сакларга күтәрелгән әтиләр, бабайлар, абыйларның батырлыклары алдында баш иябез, аларны киләчәк буынга үрнәк итеп куябыз. Ватан иминлеген саклауны бары тик намуслы, тәвәккәл, батыр йөрәкле егетләргә генә ышанып тапшыралар. Бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче райондаш егетләребез – алар илебезнең чын асыл уллары, кыю бөркетләре! Әлеге егетләребезгә тәрбия биргән әти-әниләренә олы рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә ил-көннәребез тыныч булсын да, Ватан сагында торучыларга аны тыныч шартларда сакларга, исән-сау хезмәт итеп, туган якларга әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Әлеге бәйрәм уңаеннан тормыш юлы хәрби хезмәткәз бәйле булган барлык райондашларыбызны бәйрәм белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, зур уңышлар телим. 


Васыйл Вәлиев, Балтач районы хәрби комиссары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев