Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район пионерлары сугыш елларында

Бөек Ватан сугышы елларында район пионерлары җиңүгә зур өлеш керткәннәр. Моны түбәндәге саннар да ачык сөйли.

Колхозда эшләргә тиешле балалар 4000гә якын булып алар башкарган хезмәтнең бәясе 203572 хезмәт көне (колхозларда акча түләнмәгән чор).
Фронт өчен акча туплау, җылы киемнәр җыйнауга катнашып, Чепья районы пионерлары һәм комсомоллары 100мең сум җыйнадылар. Районга иптәш Сталиннан рәхмәт телеграммасы тапшырыла (1943 ел).
Балтач районы 40 мең сумнан артык акча тапшырды. Бигрәк тә Балтач, Сосна, Яңгул, Бөрбаш мәктәпләренең өлеше зур булды, дип билгеләнә.
1942 ел. Фронт өчен яралыларга ярдәмгә 565 кг. төрле дару үләннәре җыйналды. Яңгул, Сосна, Балтач мәктәпләре актив катнашалар. Балтач мәктәбе укытучысы Рәҗәпова үзенең класс укучылары белән 155 кг. дару үләннәре тапшыра. Бу эш алдагы елларда да дәвам итә.
Бөек Ватан сугышында катнашкан вожатыйлар:
Әмин Йосыпов - Яңгул урта мәктәбеннән;
Габделбәр Фатыйхов - Яңгул урта мәктәбеннән;
Сәгъди Хәмитов (һәлак була) - Яңгул урта мәктәбеннән;
Фазыл Мөхәммәтов - Смәел урта мәктәбеннән;
Мәрдән Шакиров (һәлак була) - Смәел урта мәктәбеннән;
Хөсни Хәертдинов - Пыжмара мәктәбеннән;
Гани Галимов (һәлак була) - Салавыч мәктәбеннән;
Ираида Савельева - Чепья урта мәктәбеннән;
Зәкирә Галиева (сугыштан соң авырып үлә) - Смәел урта мәктәбеннән;
Фәрт Гыйльманов - Чепья урта мәктәбеннән;
Мәгъсүм Галимҗанов - Балтач урта мәктәбеннән;
Алексей Дмитриев - Кече Лызи мәктәбеннән;
Василий Сергеевич Чакмин (һәлак була) - Чепья мәктәбеннән.
"Пионер эзләреннән үткәннәргә сәяхәт" китабыннан, автор Мәгъсүм МӨХӘММӘТҖАНОВ.
Фото: http://portal-kultura.ru/search/extended.php?AUTHOR

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250