Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район советы сессиясендә сүз нәрсә хакында барды? (+фото)

Бу сәгатьләрдә район советы сессиясе бара.

Бүген Балтачта дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының беренче утырышы уза. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев катнаша. Сессия барышында сайлау нәтиҗәләре, Балтач муниципаль  район башлыгын, аның урынбасарын сайлау, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү, контроль-хисап палатасы рәисе вәкаләтләрен туктату турында, район советының даими комиссияләре турында мәсьәләләр карала.

Балтач районы башлыгы итеп Рамил Нотфуллин сайланды. Сессиядә катнашкан 34 депутат Рамил Рәшитовичны бертавыштан  биш елга сайлап куйды. Балтач районы башлыгы урынбасары итеп Нал Сабирҗанов сайланды. Контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов үз вазыйфасыннан китте. Аңа Районның мактау таныклыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы юбилей билгесе бирелде.

Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев