Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район советының утырышлар залында ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү буенча утырыш булды

Районда башкарылган эшләр каралды, чыгышлар яңгырады

Бүген район советының утырышлар залында Балтач муниципаль районының ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы да булып узды. Биредә әлеге юнәлештә районда башкарылган эшләр каралды, чыгышлар яңгырады. Җирле үзидарә органнарында кабул ителгән, коррупциячел гамәлләрне киметүгә юнәлдерелгән норматив-хокукый актлар, документлар һәм экспертиза нәтиҗәләренә күзәтү ясалды. Утырышта комиссия вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары, район башкарма комитетының бүлек башлыклары катнашты. Киңәшмәне  район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды. Йомгаклау өлешендә коррупциягә каршы тору буенча хокук саклау һәм контроль күзәтчелек органнары, иҗтимагый оешмалар белән уртак эшне көчәйтергә, коррупцион рискларның югары дәрәҗәсе булган өлкәләргә квартал саен мониторинг үткәрергә, бюджет акчаларына сакчыл караш булдырырга кушылды.

Баш мөхәррир фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев