Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда сонгы вакытта 26 кеше Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кайткан, 19 кеше (Яӊгулда) шикле контакта булучылар бар

Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин карары нигезендә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән республикага кайтучылар 14 көн өйләрендә «үзизоляция» режимында булырга тиешләр.

Бу шәһәрләрдән кайткан кешеләр генә түгел, аларныӊ гаиләләре дә бу чикләүләрне үтәргә тиеш. Ышанычлы чыганаклардан алынган хәбәрләр буенча районда сонгы вакытта чит илдән кайтып карантинда булучы 1 кеше калып бара (бер тәүлектән инде срогы чыга), 26 кеше Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кайткан һәм 19 кеше (күбесе Яӊгулда) шикле контакта булучылар бар.

Хөрмәтле карантинда һәм «үзизоляция» режимында булучылар! Тиешле чикләүләрне үтәп, өйләрегездән чыкмасагыз иде. Моныӊ белән Сез якыннарыгызныӊ, туганнарыгызныӊ начар чир белән авыуыннан саклыйсыз. Башка райондашлар да барлык саклык чараларын күрсә иде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карантин коронавирус үзизоляция