Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондагы кайсы банкта процентлар төшкән?

Хәйран кеше ота, хәтта 1әр миллионга отучылар бар...

“Россельхозбанк”та  кредитларның процентлары төшкән дип ишеттек? Дөрес сүз микән?  Белешеп әйтә алмассызмы?”-  дип  элемтәгә  керде  Дорга авылыннан  Любовь  Сапожникова.

Әлеге  сорау  белән  “Россельхозбанк”ның  Балтачтагы филиалы  идарәчесе  Кадрия  ханым Латыйповага  мөрәҗәгать иттек.

Әйе, бик дөрес сүз. Бу юнәлештә кызыксынучылар аеруча да күп. Бигрәк тә ипотека белән кызыксыналар. Әгәр кеше бюджет өлкәсендә эшләсә, һәм 35 яше тулмаган булса, аңа 8,9 процент, ә инде бюджетта эшләми икән һәм 35 яше дә тулган икән, аңа 9,3 процент каралган. Бездән кредит алып, башка банктагы ипотекаларны да каплап була, моның белән хәйран кеше ота, хәтта 1әр миллионга отучылар бар. Шулай итеп, теләсә - кайсы банктагы кредитны финанслыйбыз. 8 март хөрмәтенә хезмәт хакын безнең банк  аша алучы  хатын-кызларга, махсус акция   кысаларында. кулланучылар кредиты 13, 5 процент белән бирелә дип  игълан ителде. Бюджетта эшләүчеләргә ставкалар кими бара. Әлеге акция  31 мартка кадәр дәвам итә. Ватан сакчылары бәйрәме уңаеннан,  хәрби билетлары булган ир-егетләргә 13, 5 процент белән кредит бирәбез, һәм дә хокук саклау органнарында эшләүчеләргә 12, 5 процент белән  каралды.  Бу акция дә шулай ук 31 мартка кадәр бара әле. Сораулар булса, телефоныбыз 2-61-69. “Россельхозбанк”ның Балтач филиалына көн дәверендә мөрәҗәгать итә аласыз. Сайт һәм газет аша гына бөтен нечкәлекләрне аңлатып бетереп булмый, килегез, барысын да шунда аңлатырбыз. Акцияләр алга таба да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: банк