Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбыз паспорт алды

Район ЗАГС бүлегендә яшь гражданнарыбызга паспорт тапшырылды.

Кеше гомере истәлекле вакыйгаларга бай. Шуларның иң мөһиме - паспорт алу, үз илеңнең тулы хокуклы гражданины булу. Районыбызда 14 яше тулганнарга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә әверелде. 26 октябрь көнне район ЗАГС бүлегендә яшь гражданнарыбызга паспорт тапшырылды. Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәр укучыга матур теләкләрен җиткереп, укуда да, хезмәттә дә сынатмауларын, районыбызның чын патриотлары булып үсүләрен теләде. Яшь балтачлыларга киләчәктә зурдан-зур уңышларга ирешүләрен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250