Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбыз ярдәме белән Азалия җайлап ишетә башлады

Балтач бистәсендә яшәүче Азалия Николаеваның ишетмәве сәбәпле безнең ярдәмгә мохтаҗ булуы хакында берничә мәртәбә язган идек. Әлеге хәбәр таралганнан соң бу гаиләгә ярдәм кулы сузучылар бик күп булган.

Матди генә түгел, ә рухи ярдәм күрсәтүчеләр дә күп булды, ди Азалиянең әнисе Гәүһәр. 20 майда Азалиягә Мәскәүдә операция ясалып, колагына аппарат куйдыларды, ә 19 июньдә аны тоташтырдылар. Бала әлеге сынауларны җиңел кичерде, кечкенәдән булган көчлелеге бу сабыйны гомере буе да озата барып, аның уңышларына киләчәктә дә сөенергә язсын иде. Ә кемнәр сабыйга ишетергә ярдәм итеп, игелек эшләгән соң, бу хакта Гәүһәр менә нәрсәләр ди.
- Шушындый авыр сынау белән күзгә-күз очрашкач бер мәлгә югалып та калдык. Тик, үзем эшләгән "Бәхет" кибете хезмәткәрләре һәм җитәкчебез Рәсимә Сәгыйтова бик зур ярдәм күрсәтеп, һәрчак көч биреп торды. Ирем Ренат эшли торган "Водстрой" оешмасы хезмәткәрләре һәм аның җитәкчесе Рифат Закиров та авыр вакытларыбызда зур терәк булдылар. Әлеге кайгыбызны үзләренекедәй кабул итеп, кечкенә кызыбызга ярдәм күрсәтүдә зур көчләрен кызганмаган "Мелиоратор" җәмгыяте коллективына һәм аның җитәкчесе Хәниф Бариевка да аеруча зур ихтирам белән рәхмәтләребезне ирештерәсе килә. Фитыр сәдакасе җыеп тапшыручы барлык райондашларга, "Хезмәт" газетасында эшләүчеләргә, "Өмет" фонды җитәкчесе Гүзәлия Павловага, шәхси эшмәкәр Гөлзилә Хәкимҗановага һәм аның гаиләсенә, туганнарга, дусларга, күршеләргә, гаилә дусларыбызга, Николаевлар гаиләсенә, Субаш авылы халкына һәм барлык исеме аталмаган райондашларыбызга зур рәхмәт. Сезнең ярдәм белән кызыбызның бер як колагына операция ясалып, аппарат тоташтырылды. Хәзер инде икенчесенә ясату вакытын көтәбез. Шундый изге күңелле һәм игелекле райондашларыбызның зур терәге белән анысын да уңышлы кичереп чыгарбыз дип өметләнәбез.
Операциядән соң Азалиябез үз исеменә борылып карый, башка сүзләрне дә җайлап аңлый башлады. Кечкенә генә адымнар белән булса да кызыбыз әлеге сынауны җиңеп, гадәти балалар сыман яши башлар дип өметләнәбез.
Әлеге авыр минутларыбызда кызыбыз йөри торган 1нче номерлы балалар бакчасы коллективы да безнең өчен зур терәк булды. Матди яктан гына ярдәм итеп калмыйча, кызыбызга аппарат тоташтыруга аны кире бакчага кабул итеп, тәрбиячеләре аппаратны кидерергә, салдырырга, көйләргә өйрәнделәр. Әлеге изгелекләре үзләренә мең өлеш артып әйләнеп кайтса иде, - ди инде күзләрендә бәхет яшьләре ялтыраучы Гәүһәр Николаева.
Зур сынау алдында шат күңелле Азалияне үзен генә калдырмаган хөрмәтле райондашларга Аллаһның мең рәхмәте булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250