Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбызны нәрсә борчый – 2 (Сораштыру)

Хәлимә Вәлиева, пенсионер: унике саным сау-сәламәт, ашарга-эчәргә бар, балалар исән-сау, ни кирәк инде тагын...

Зилә Низамиева, ике бала анасы: декабрь аенда дүртенче класста укучылар рус теле һәм математика фәннәреннән тикшерү эшләре тапшырачаклар. Балам "ерып" чыга алырмы дип борчылам.

Илгиз Галиев, студент: Казанда югары уку йортында укыйм. Егетләр белән фатир "снимать" итеп торабыз. Хуҗа беркөнне килеп, бәяне арттырып китте. Түли алмасагыз - бушатыгыз, ди. Әти-әнине борчып, кайтып, алардан акча сорыйсым килми. Буш вакытта барып акча эшләп кайту өчен берәр эш табарга кирәк инде.

Фәния Сафиуллина, хуҗабикә: Күптән түгел якын туганыбызны җирләдек. Исән чакта кешенең никадәр кадерле булуын ник белеп бетермибез икән без?.. Югалткач кына алтын бәясенә торырдай кеше булганын аңладык. Аның һәр сүзе, биргән киңәшләре, салмак кына йомшак тавыш белән җырлавы бүгенгедәй колакта чыңлап тора.

Мансур Ш. шофер: юл газабы - гүр газабы дигәннәр борынгылар. Бистәнең Нариман урамыннан "Сбербанк" ка менә торган өлешендә иртәнге якта ике көн рәттән "бөке"дә утырдым. Ленин урамын берьяклы калдырып, ялгыш эшләделәр дип уйлыйм. Кышкы бураннарда, бозлавыкларда гәләмәт булачак әле. Бәлки, түзгән-түзгән, язга кадәр көтәргә кирәк булгандыр...

Альбина, кибеттә сатучы: Балтачта халык беркатлы. Нәрсә әйтсәң, шуңа ваемсызларча ышаналар. Берсе рәхәтләнеп алдый, икенчесе чын күңеленнән алдана. Мин башка районнан килен булып килдем, шуңа читтән карап торганда бик кызганыч күренә. Сатып алучылар, сезне кычкыртып талыйлар бит, бераз гына булса да күзегезне ачыгыз инде. Арзан белән кыйммәт бергә тумаганнар. Алып сатарлар бер тиенгә алалар да, 1000гә озаталар.

Рүзилә, пенсионер: Диспансеризация үтәр өчен тапшырган анализларым начар булып, миндә зарарлы авыру барлыгы ачыкланды. Әле бер дә больницада ятканым юк иде, үземне сәламәт дип йөрдем, зарланмадым. Кисәк кенә куелган бу диагноз минем тормышымны бөтенләй башка якка үзгәртте. Табиблар дәвалап була, борчылма, диләр дә үзе... Әле дөньялар шундый матур чагында яшисе, балаларның уңышларын, оныкларның үскәнен күрәсе килә бит. Шулай да табибларга рәхмәтемне белдерәм. Диспансеризация үтүне кичектермәгез, вакытында үтегез, чирләрегез булса, дәваланырга ашыгыгыз диясем килә.

Камил, төзелештә эшче: Хәзерге вакытта бөтен җирдә кыскарту, эшсезлек... Мине шул борчый. Бөтен кеше дә эш эзләп шәһәргә дә китә алмый, эшмәкәр дә булып бетә алмый. Гади халыкның ничек тормыш алып барачагын уйлыйлар микән ул югарыда утыручылар. Булганны бетерүе ансат бит ул!

Фото: http://carsecology.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250