Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбызны нәрсә борчый – 3 (Сораштыру)

Әнисә, Балтач бистәсе: Нариман урамыннан иртәнге сәгатьләрдә үтеп йөрерлек түгел. Тротуар булмагач юл кыры буйлап барырга кирәк.

Пычрак, су, кар боламыгы, машиналар су чәчрәтеп китә, зур йөк машиналары үткәндә коендырып ук китәләр. Ә шул юлдан ничаклы халык йөри, балалар укырга бара, мескеннәрем...

Раушания Гайнуллина: мине мәгариф өлкәсендәге кыскартулар борчый. Ул кыскартуга эләккән кешеләр кая барсын. Кайберләренең бер керем чыганаклары да юк бит. Кыскартканда әзрәк дөреслек булсын иде. 3 яшькә кадәр балалары бар дип 1-2 ел эшләгән хезмәткәрләрне калдырып, 20-25 еллык стажы булганнарны кыскартып куйдылар. Кайда монда дөреслек? Бу ситуациядән чыгу юлы юк микәнни?! Җәй көне барлык персоналны 1-2 айга административ ялга җибәреп, акчаны экономияләп була бит уйласалар. Ачның хәлен тук белми элеккеләр сүзе бик дөрес. Ул "тук" дигәннәренең берсе дә кыскартуга эләкми шул.

Дамир: иптәш кызым белән үпкәләштек әле. Хәбәрләремә җавап та язмый, шалтыратсам алмый... Шуңа күңел төште.

Илзия Галиева: югары уку йортын тәмамлап, диплом алдым. Тик район җирендә эш юк. Эш белешеп, кая керсәм, шуннан борып чыгаралар. Ә шәһәргә күңел тартмый. Уйлыйм-уйлыйм да әти-әниләр безне ни өчен күпме акчалар түгеп укытты икән дип куям...

Вагыйз абзый: кибет-базарларга керсәң, шаккатмалы - бар нәрсә дә бар. Өсте-өстенә өелеп тора, тик аның кадере юк. Без ачлыгын, юклыгын күреп үскәнгә бер телем икмәк тә бик кадерле. Тик шунысы бар: көн саен товарның бәясе үсә, мине шул борчый. Аның бер чиге булырга тиештер бит инде. Халык каршы күтәрелеп, сугышлар башлана гына күрмәсен, Аллам сакласын!

Ләйсән һәм Илнар Сабировлар: яңа йорт салабыз, киләсе елга күчәргә җыенабыз. Эчке эшләрен төгәлләп, җиһазлар алу мәшәкате белән йөрибез. Әҗәткә батып беттек инде. Исән-сау түләп бетереп булса ярый. Үзебезне әҗәтле үлми, чирле үлә, дип юатабыз.
Язманың башы: Райондашларыбызны нәрсә борчый - җавапларда җан авазы

Фото: http://carsecology.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250