Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбызны нәрсә борчый – 4 (Сораштыру)

Нурсил: - Эшсезлек. Көн саен эш эзләп чыгып китәм, гаепле кешедәй кайтып керәм. Җәй көне килешү нигезендә бер оешмада эшләп алдым. Хәзергә анда эш юк. Кышны уздырасы бар бит әле... Балалар да бар... Шулай да, өметләнәм, бер-бер нәрсә булмый калмас. Дамир: - Хоккейга барабыз... Хоккей сөючеләрдән түгелмен, шулай да барам....

Нурсил:
- Эшсезлек. Көн саен эш эзләп чыгып китәм, гаепле кешедәй кайтып керәм. Җәй көне килешү нигезендә бер оешмада эшләп алдым. Хәзергә анда эш юк. Кышны уздырасы бар бит әле... Балалар да бар... Шулай да, өметләнәм, бер-бер нәрсә булмый калмас.

Дамир:
- Хоккейга барабыз... Хоккей сөючеләрдән түгелмен, шулай да барам. 450 сумга билет алганнар. Ай саен прфсоюзга 300 сум акча калдырабыз... шуңа күрә калып булмас дидем.

Камил абзый:
- Кыскартуга эләктем. Хәзер менә каравылчы эше эзлим. Газетада чыккан белдерү буенча шалтыраткан идем, сораштырдылар да, үзебез чакырырбыз, диделәр. Көтәм-көтәм, юк. Таныш-белештән сорашкан идем, кеше алган булып чыктылар. Ник ышандырдыгыз, дигән идем. Безгә 40 яшькә кадәргеләр кирәк, ди. Ә мин ул яшьтән күптән уздым шул инде.

Лилия:
- Акча җиткереп булмый. Аванс алам да машина алгандагы ссуданы түлим, калганын алам да детсад түләвенә чабам. Иремнеке фатир түләвенә, ашарга, машина чыгымнарына бетә. Субсидия акчалары балаларны киендерергә китә. Үзебезгә бер юньле кием дә алып кия алган юк. Ә киясе-киенәсе килә...

Алия:
- Балама су чәчәге чыкты. Хәле юк, температурасы югары. Тизрәк хәле яхшыруын телим. Күземә берни күренми...
Гөлнур:
- Бу Балтач халкы нигә шулай узына микән... Мин фәлән кешенең хатыны дип кенә җибәрүчеләр күбәйде... Ирләре әллә кайда утыра диярсең... үзләре үк кеше кул астында эшлиләр... Хет шунда Президент җефете бул, Ходай каршында барыбыз да бертигез... Өстәге түрә хатыннарыннан үрнәк алыгыз әзрәк... Культура дигән әйберне белегез...

Мөнирә:
- Мәктәптән бәйрәмнән кайттым. Бар борчуларым онытылды. Өйдә эш күп булса борчылам инде мин... Бу атнада мал суярга җыена идек... ул да тынычлыкны ала бит...
Язманың башы: Райондашларыбызны нәрсә борчый - җавапларда җан авазы
Фото: http://carsecology.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250