Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбызны нәрсә борчый – 5 (Сораштыру)

Айгөл Галиева (Балтач): - Балалар бакчасына йөрүче балаларга Яңа ел бүләге бирелмәячәк дип әйтәләр. Бу сүзләргә ышанасы килмәсә дә бөтен халык шулай дип сөйләгәч эч поша бит. Акча җыешуга кайтып калса, бирсәң дә аптырарлык, бирмәсәң дә. Бирмәсәң балага караш үзгәрер дип куркам, бирсәм акчаның һәр тиене балага тотылырмы соң дип...

Айгөл Галиева (Балтач):
- Балалар бакчасына йөрүче балаларга Яңа ел бүләге бирелмәячәк дип әйтәләр. Бу сүзләргә ышанасы килмәсә дә бөтен халык шулай дип сөйләгәч эч поша бит. Акча җыешуга кайтып калса, бирсәң дә аптырарлык, бирмәсәң дә. Бирмәсәң балага караш үзгәрер дип куркам, бирсәм акчаның һәр тиене балага тотылырмы соң дип борчылам. Әллә Яңа ел үткәнче әби-бабайсына илтеп торыйммы икән баламны?!

Любовь Петрова (Балтач):
- Ике көннең берендә ишегебезне дәүләтнеке булмаган пенсия фонды вәкилләре шакый. Берсе кереп үзен мактап килешү төзеп чыгып китә, 5 көннән икенчесе кереп бу килешүегез дөрес түгел, бу юлында Балтач дип язылырга тиеш, сезнеке Мәскәү тора дип, үзенә язып чыгып китә. Кайсына ышанырга, алар кергәч үзеңне ничек тотарга соң?

Исемен күрсәтмәвемне үтенгән бер абзый (Сосна):
- Балтачка килеп шәхси бер оешмада эшләп йөрим, җитәкчебез түрәләргә мактана гына белә, безгә хөрмәт юк. Хезмәт хакын да вакытында биреп бара алмый, әле көчкә октябрьнекен бирде. Әҗәткә алгалаган идек түләүләргә акча булмагач, хезмәт хакыннан аны түләдек тә, тотарга бер мең сум акча калды. Аның белән кая барып, нишләп була соң? Башка җиргә эшкә китәр идем, кыш көне кайда алалар инде?!

Гөлзидә Газизуллина (Балтач):
- Аллаһыга шөкер бүгенге көндә бер нәрсә дә борчымый. Булганына шөкер итеп яшибез, булмаганын табарга тырышабыз. Әти-әниләр, балалар исән-сау булса, иң зур куанычыбыз шул.

Марзыя әби (Норма):
- Норма-Лызи автобусының даими йөрмәве борчый. Балтачтагы туганнарыма, хастаханәгә шуның белән йөреп тора идем, соңгы ничә чыгуымда туры китерә алмыйча кире кайтып киттем. Күпме кешене борчыган шушы вәзгыятьне берничек тә хәл итеп булмыймы икәнни соң?
Фото: http://carsecology.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250