Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбызны нәрсә борчый – 6 (Сораштыру)

Әминә апа, лаеклы ялда: - Онык аллергияле булып туды минем. Шуңа бик эчем поша. Гөл дә үстерә алмыйлар, бичаракайлар. Тузан бөртегеннән дә тыны бетә башлый инде. Аллаһыма көннәр буе ялварам, балама сәламәтлек бир, шушы газаплы чирдән котылу юлларын күрсәт дим, һич дәвалап булмый. Газинур, 42 яшь: - Машина "шакылдады" әле....

Әминә апа, лаеклы ялда:
- Онык аллергияле булып туды минем. Шуңа бик эчем поша. Гөл дә үстерә алмыйлар, бичаракайлар. Тузан бөртегеннән дә тыны бетә башлый инде. Аллаһыма көннәр буе ялварам, балама сәламәтлек бир, шушы газаплы чирдән котылу юлларын күрсәт дим, һич дәвалап булмый.

Газинур, 42 яшь:
- Машина "шакылдады" әле. Анда-монда эш юк, акча да юк, ярый әле сервистагылар акчасын көтеп тора, шунда барып, сөйләшеп кайту иде исәп.

Мария апа:
-Бәяләр кыйммәт, яшәргә пенсия генә җитәрлек түгел. Әле киләсе елларга тагын да хуже булачак диләр, дөрес булса. Нефть бәясе төшә, диләр, ә әйбер бәясе һаман күтәрелә, башта нефть күтәрелә, шуңа бәяләр үсә, дип аңлаттылар, хәзер башкача алдыйлар.

Рафаэль:
- Районда булган хәлләрнең бөтен республикага таралуы бик тә кәефемне кыра. Ул проблемаларны читкә чыгармыйча, үзебездә генә дә хәл итеп калып була югыйсә. Элегрәк шулай иде, бернәрсәне дә читкә чыгармаска тырышалар иде. Язып-язмый ни була, барыбер шул килеш ала. Дөреслекне үзебезнең районда да бик тырышып эзләсәң табып була, майлап-җайлап та була.

Мансур:
- Илләр арасында ызгыш-талаш бик борчый мине. Гаиләм белән күзәтеп барабыз, чит ил каналларын да карыйбыз, бер уңайга сөйлиләр, инде килешәләр бугай дисәң, тагын бер киресе чыгып куя. Әле беркөнне газ җибәргән поселокны күрсәттеләр, сабыйлар тилмереп үлә. Инде котлар чыгып тора. Оныкның армия яше җитә. Атасы барсын, ди, үзем хәрби хезмәт үткән, улларым да армиядә булды, ләкин онык жәл, куенымда гына үстердем шул.

Гөлназ:
- Детсадка бәяне тагын күтәрәләр. Казанда энемнең баласы түләүле бакчага йөри, ай саен 10 000 сум тирәсе чыга. Дөрес, мөмкинлекләре бар. Аның каравы, кызлары йөзә дә белә, француз, төрек, инглиз телләрен "сукалый", русча да, татарча да белә, матур итеп рәсем ясый, җырлый-бии, конкурсларда катнаша, тимераякта шуа, барысын да бакчада өйрәтәләр, каратэ түгәрәге дә шунда керә. Фикерләве дә үзгә, ашау да яхшы. Ә бездә нәрсә... түләү арттырып тәрбячеләрнең хезмәт хакларын гына яхшырттылар, шартлар шул килеш калды. Хәзер менә кыскартулар белән басым ясыйлар...2700 сум... болайрак булса, тора-бара 10000 гә җитәчәк, ләкин бернинди дә үзгәреш булмаячак кебек тоела.

Гөлнур ханым:
- Бу арада рус матбугатында безнең парламенттагы сөйләшүләр турында "кайнап" алдылар. Шул уңайдан Балтач кызы Сәриянең язмасын укып утырадыр идем, тагын телне кысмакчылар икән, ничек гел бәйлнәселәре генә килеп тора безгә.

Рифат:
- Бер сан ит алып кайтыш. 15000нән артты, малай, арт сан... сатулашып әле... мал асраган кеше яши икән ичмасам дип кайтып киләм менә, иртә-кич ашарына салсаң, үзең эштә чакта да тора инде алар...Бу ит күпмегә генә җитәр инде...Хәзер хатын фарш, тушенка, колбаса дигән булып, юкка чыгарып бетерә аны...

(бу борчылуларның беркадәре генә, үзе сораша, ләкин язмый дия күрмәгез, калганы алга таба язылып бетәр, минеке калган дип үпкәләмәгез, зинһар, бөтен әйткәнне дә берьюлы язып бетереп булмый, ачудан әйтелгәннәр дә күп, андыйларныкын язсаң, икенче көнне суынган була, аннан үкенеп йөри, шулай да борчылуларыгызны "Хезмәт" белән ихластан уртаклашуыгыз өчен рәхмәт).

Кемне нәрсә борчый, комментарийга яза аласыз.

Фото: http://carsecology.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250