Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Әдилә Сәфәрова татар телен сакларга чакыра

Әйтәсе килгән фикерем шул иде: безнең буында ана телебез югалып калмасын.

Бүген балалар поликлиникасында:

"Иди, садись, сейчас наша очередь. Да нет, не переживай, это не больно будет, как комарик укусил, даже не заметишь, я с тобой, улым". Менә шул җөмлә ахырындагы бер татар сүзе аша гына мин бу ананың татар икәнен аңлыйм.

Улымка, кызымка.

Шәһәр җирендә менә шундый татар теле. Замана ата-аналары татар телен кирәк санамый, кызганыч. Репетитор яллап, инглиз телен өйрәтәләр. Аннары балалары чит илгә чыгып китә. Анда француз, алман, инглиз кешеләре белән гаилә коралар. Бер заман бу яшь гаилә авылга кунакка кайта. Кияү, килен татарча белми, русча да белми. Тәрҗемәче аша сөйләшкән кебек уллары, кызлары аша әби-бабай әңгәмә кормакчы була кунак белән. Оныкларының исемнәре дә тел әйләнмәслек... Нинди анда җанлылык... Ихласлык.

Җәмәгать, бу әкият түгел, мин үз күзләрем белән күргән нәрсәләр. Безнең буында тел юкка чыгып бара. Минем яшьтәшләрем телне кирәксенми. Балаларына олы мирас буларак аны тапшырмый.

Аника, атика, абика, даватика...

Татар телен шәһәрдә саклап калучылар беләсезме кем? Артистлар, театр актерлары, телевидение, радио хезмәткәрләре, журналист, язучылар, дәүләт эшлеклеләре, укытучылар һәм өлкән буын. Һәм мөселманнар. Шөкер безнең сыйныфта ата-аналар 100 % татар. Һәм без ватсапта үзара татарча аралашабыз. Балаларга да татар телен һәм русчаны бертигез өйрәтәбез. Безнең сыйныфта балалар ике телдә камил итеп җөмлә төзи ала. Өстәп инглиз телен өйрәнә. Гарәп теле, төрек теле, кытай телләрен өйрәнү буенча да түгәрәкләр эшли.

Мин татар мохитендә үстем. Әни миңа гел рус телендәге китапларны укыта иде. Чөнки аларга аны укытучы булмаган. Шәһәргә килгәч русча начар белгәч, аңа кыен булган. Ә безгә киресенчә, балаларыбызга татарча китаплар алырга туры килә, чөнки шәһәр балалары рус мохитендә үсә.

Әйтәсе килгән фикерем шул иде: безнең буында ана телебез югалып калмасын.

Чыганак: @safarova_adelia Инстаграм аккаунты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татар Теле БЕЛЭН ГЕНЭ ЕРАК КИТЕП БУЛМАС. Рус ИНГЛИЗ ТЕЛЛЭРЕН Щ78 бЕЛМИЧЭ. Татарстан Да Татар Теле ДЭУЛЭТ Теле БУЛЫП САНАЛСА ДА БЕТЕН РЭСМИ ДОКУМЕНТЛАР РУСЧА БИТ.

    Теги: Татар теле туган тел ана теле