Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Әнәс Ибраһимовны соңгы юлга озаттык

Ул үзен тирән хәзерлекле, иҗади эшләүче, эзләнүче, гел яңага омтылучы чын укытучы, оештыручы, әйдәп баручы итеп танытты.

11 август көнне кайгылы хәбәр килеп иреште: район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән, төрле җитәкче урыннарда эшләгән Әнәс Гариф улы Ибраһимов вафат булды.

Әнәс Гариф улы 1944 елның 10 июлендә Арбаш авылында туган. Кенә мәктәбендә белем алган. 1959-1963 елларда Арча педагогия училищесында укыган. 1963-1966 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Хезмәт юлын Карадуган сигезьеллык мәктәбендә укытучы буларак башлап, аннан Субаш сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшли. 1978-1984 елларда – район мәгариф бүлеге мөдире. Аннары Түнтәр урта мәктәбен җитәкли. 1987 елда республика Мәгариф министрлыгы Әнәс Гарифовичны Бөгелмә педагогия училищесы директоры итеп билгеләде. Аның бу уку йортында җитәкчелек итүе катлаулы чорга туры килә. Әмма җитәкче шул шартларда да уку йортын заман таләпләре югарылыгына күтәрүгә, үстерүгә, киңәйтүгә ирешә.

Ә.Г. Ибраһимов – «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы». 1982 елда Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Әнәс Ибраһимов үзен тирән хәзерлекле, иҗади эшләүче, эзләнүче, гел яңага омтылучы чын укытучы, оештыручы, әйдәп баручы итеп танытты. Мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Сабырлык телибез.

Г.С. Мөхәммәтшин, В.М. Зәкиев, А.Ю. Шагаева, Т.М. Галимов, И.В. Ермаков, В.Ф.Трофимов, район мәгариф бүлегенең һәм мәктәпләрнең профсоюз комитетлары исеменнән Р.С. Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: райондашлар соңгы юлга озату Әнәс Ибраһимов