Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз, халык синоптигы Әмир Шәрәфиев май салкын була дип ышандыра

Яңгул авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир абый Шәрәфиев суыкның әле китәргә ашыкмавын әйтте. Май ае гына түгел, июнь дә салкынча булачак, ди ул.

- 7 февральдән 19 мартка кадәр «хут суыгы» булырга тиеш иде. Гыйнвар азагыннан март башына кадәр була торган салкыннарны татарларда «хут суыгы» дип әйтәләр. Бу вакытта иртән һәм кичен - салкын, көндез җылы була. Шушы чорда булырга тиешле салкыннар апрель белән майга калды. Февраль белән март җылы булды, хәтта кара каргалар ике атнага иртәрәк килде.
Тагын бер сынамыш суыкларның тоткарланачагын әйтә. Пасхада суык булса, ул 40 көн дәвам итәчәк. Христианнарның сынамышлары шулай ук бик еш туры килә. Быел Пасха 16 апрельдә булды. Ул көнне салкын иде. Димәк, май ахырына кадәр көннәр җылылыгы белән әллә ни сөендермәячәк. Ике-өч көн җылы булып, тагын суытып алачак. Мондый очраклар сирәк була. Бу салкыннарны бездә шомырт суыклары дип тә әйтәләр. Әле май ахырында балан суыгы да булачак. Тагын ике тапкыр кырау төшәчәк. Июнь дә салкынча киләчәк, - дип сөйләде ул безгә.

Алдагы көннәрдә һава торышында әллә ни үзгәреш юк. Көндез - 6-8 градус, төннәрен 1-2 градус җылы булачак. Явым-төшемнәр дә булыр дип көтелә.
shahrikazan.com
Фото: amic.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250