Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районга РФ Генераль штабыннан хәрбиләр килде (фото)

Мәгълүм булганча, РФ субъектлары арасында "РФ Хәрби көчләренең хәрби идарәләре, хәрби комииссариатлар, хакимият органнары, җирле үзидарә белән берлектә башкарылган хәрби исәпне иң яхшы оештыру" буенча сморт-конкурсы үтә.

Кичә исә район Советының утырышлар залында шул уңайдан киңәшмә узды. Биредә РФ Хәрби Көчләренең Генераль штабы идарәсеннән полковник Игорь Владиморович Григорьев, Үзәк округ штабы идарәсеннән полковник Опариенко Владимир Владимирович һәм башка хәрбиләр, район Советы хезмәткәрләре, җирлек башлыклары, хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров алып барды, районның социаль-икътисади йөзе белән таныштырды, район хәрби комиссары Васил Вәлиев комиссариат эшчәнлеге буенча чыгыш ясады. Аннан хәрби комиссия район комиссариатына юнәлде. Шулай ук Салавыч авыл җирлегендә, МДСУ-1 оешмасында хәрби исәпне оештыру һәм мобилизация эшләре ни дәрәҗәдә икәнлеге өйрәнелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250