Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районнарга миллионлаган акча бирәлә, ә кибетләр һаман җитми!

Үсә алмасагыз, менеджерлар яллагыз - Марат Әхмәтов Татарстан кулланучылар берлегенә.

Татарстан кулланучылар берлеге узган елга нәтиҗәләр ясады.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Лилия Локманова). Республиканың кулланучылар кооперациясенә йөкләнгән бурычларның мөһимлеген без яхшы аңлыйбыз. Эшчәнлегегездә сез җаваплылык тоярга тиеш. Татарстан Премьер-министры урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Татарстан кулланучылар берлеге коллегиясе утырышында шулай дип белдерде.
Утырышны берлек идарәсе җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов башлап җибәрде. Аның сүзләренчә, республика кооперативларына ярдәм итү максатыннан, 2016 елда бюджеттан 42 млн. сум акча бүлеп бирелгән булган. Әмма ул акчаларның 10,5 млн. сумы файдаланылмаган. Шуңа да карамастан, 2017 елда да Татарстан кооперативлар берлегенә 30 млн. сум акча бүлеп бирелгән.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев киресенчә, районнарында кооперативларның яхшы эшләвен белдереп, доклад белән чыгыш ясады. Башлык сүзләренчә, районда 126 сәүдә ноктасы бар. Район кулланучылар берлеге карамагында 28 кибет исәпләнә. Шуңа да карамастан, кайбер авылларда кибетләр җитми. Сергей Димитриев бу мәсьәләне хәл итүне сорап, Мәхмүт Фәттаховка мөрәҗәгать итте.
Утырышны Марат Әхмәтов чыгышы тәмамлады.
"Яңа чорда бик күп кооперацияләр, башка юнәлештәге оешмалар кебек үк, базаларын да, кадрларын да югалтырга өлгерде. Нәтиҗәдә, нәрсә бар - шул бар. Әмма бу база да безгә үсәргә мөмкинлек бирә. Әлегә без потенциалны югары дип бәялибез. Тик ул тулысынча кулланылмый", - диде министр.
Ул Татарстан кулланучылар берлеге уңышларының зур булмавын да билгеләп үтте. "Билгеле инде, сезнең эшчәнлек сатып алучыларның матди хәленә бәйле. Әмма елдан-ел ул яхшырмый", - диде Марат Әхмәтов.
Аның фикеренчә, Татарстан кулланучылар кооперативы җитәкчелеге "бик ялтырамый". Урыннардагы җитәкчеләр арасында да үзләренә зур максатлар куя торган амбициялеләре аз. Күп районнардагы кулланучылар җәмгыяте бер көн белән яши, алдагы буыннар тарафыннан оештырылган база нигезендә көн күрә, дип шелтәләде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсе җитәкчесе.
Татарстан кулланучылар кооперативларын инвестицияләүгә бюджеттан барлыгы 42 млн. сум бүленеп тә, аларның тулысынча кулланылмавы министрны да борчый. "Әлеге хәл мине шок хәленә китерде. Бу - урта хәлле бер күмәк хуҗалык инвестицияләре. Шуңа да, урыннардагы район кооператив җәмгыяте җитәкчеләре, тормышка карашыгызны үзгәртегез", - диде Марат Әхмәтов. Аның фикеренчә, бу хәлләр кооперативларның үсешенә китерә алмый. Юктан бар булган кооперативлар, тәҗрибәсе һәм базага ия кооперативларга караганда, әйбәтрәк үсеш кичерә, дип шәрехләде министр, Татарстан крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясенә кергән оешмаларга ишарәләп. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кулланучылар берлеге белән тыгыз элемтәдә эшләргә, үзара партнерлар булырга әзерлеген дә билгеләп үтте.
"Кооперативлар үсеше өчен без 200 млн. сумнан артык акча бүлеп бирәбез. Әгәр дә сез тәкъдим иткән проектларга ихтыяҗ булып, алар безнең иң "нечкә" урыннарыбыз - алдан әзерләү һәм әйберләрне саклау белән бәйле икән, нишләп аларга ярдәм итмәскә ди?! Бизнесыгызны дөрес итеп җайга салып, кертемнәр теләнеп йөрмичә генә эшләргә, алардан башка яши белергә өйрәнергә кирәк. Бу юнәлештә сез үрнәк булырга тиеш", - дип шелтәләде министр. Әгәр дә үзегез бу эшне башкара алмыйсыз икән, сәләтле менеджерлар бар, аларны яллагыз, дип киңәш бирде ул.
"Кайчагында бик арыта. Кеше генә түгел, металл да арый, диләр. Әгәр дә үсә алмыйсыз икән, менеджерлар яллагыз", - дип нәтиҗә ясады Марат Әхмәтов.
Сүзенең азагында ул районнардагы кооперативлар берлекләренә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Югары уңышларга ирешүчеләргә исә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250