Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның социаль яклау өлкәсендә эшләүче хөрмәтле райондашлар!

Нәкъ менә алар әби-бабаларның, ата-ана назына тансык балаларның, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның җан дусты, якын сердәшчесе.

Сезнең һәрбарчагызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм,күңел тынычлыгы, рәхмәтләргә төренеп яшәвегезне телим.

Цивилизациягә омтылып, базар икътисадына йөз тотып яшәгән әлеге заманда миһербанлылык, ярдәмчеллек кебек төшенчәләргә урын да, вакыт та калмый кебек. Әмма социаль хезмәткәрләрнең фидакарьлеге, киң күңеллелеге җәмгыятебезне җайга салып, ялгызларга, мохтаҗларга, өлкән буынга, мөмкинлекләре чикле иптәшләргә  җан җылысы өләшеп, аларның проблемаларын җитәкчелеккә җиткереп тора, мәсьләләрне вакытында хәл итәргә ярдәм итә. Нәкъ менә алар әби-бабаларның, ата-ана назына тансык балаларның, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның җан дусты, якын сердәшчесе.

Шәфкать ияләре! Сезне янәдән күркәм бәйрәмегез белән тәбрик итәм, четерекле хезмәтегездә түземлек, тынычлык, сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, исәнлек-саулык телим. Гел шундый миһербанлы булып калыгыз, кешеләргә шәфкать нурлары өләшүегезне дәвам итегез! Бәйрәм белән сезне!

Балтач муниципаль районы башлыгы

                                                      Рамил НОТФУЛЛИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау тексты