“Районның йөзек кашы”
Беркөн тәнәфестә мәдрәсәгә Зөлфирә Фәсхи кызы Камалова килеп керде. Аны мизгел эчендә хатын-кызлар чолгап алды.
Мин үзебезнең район авылларыннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә килеп укучылар арасыннан да Зөлфирә ханымның шулай күп танышлары, дуслары булуын күреп Кем соң ул Зөлфирә?
Арча районы Түбән Пошалым авылында Фәсхи абзый гаиләсендә дүртенче кыз туа. Бабасы нәсел бетә нигез тарала, дип борчыла, бала тудыру йортыннан алып кайтмаска куша. Әтисе: “Бик зәгыйфь, хәлсез ул, бәлки тормас та”... дип кызын алып кайта. Әнисе нык кайгыра, күз яшьләре белән кызчыгына Аллаһтан гомер сорый.
Зәңгәрләнеп беткән сабыйны күреп, туганнары Заһретдин Сабира әбиләренә баланы мичкә тыгарга киңәш итә. Төреп, катыргы тартмага салып ипи көрәге белән җылы мич түренә урнаштыралар. Нәни төенчекне мичтән алганда, аның йөзе кызарган, сулыш
алуы җиңеләйгән була. “Яши бу!” дип гаилә җиңел сулый.
Зөлфирәдән соң бер-бер артлы ике малай, аннан төпчек кыз туа. Ни хикмәт, бабасының иң яраткан оныгы – Зөлфирә була!
Бүген төп нигездә җиденче буын – кече энеләре Фәритнең малае гомер Зөлфирә ут борчасы кебек шаян-шук, терекөмештәй җитез кыз була. Гел бишкә укый, пионер, комсомол әйдаманы яшьтәшләрен үз артыннан ияртә, оештыра белә.
10 нчы сыйныфны тәмамлауга мәктәпнең өлкән пионервожатые, 7 авылны берләштергән колхозның комсомол секретаре итеп куялар. Шул ук елны читтән торып КГПИ га укырга керә.
Укучылар вожатый апалары белән концерт – спектакльләр куялар, кичә – очрашулар үткәрәләр, сәяхәтләргә йөриләр. Ленино-Кокушкино авылына экскурсиягә җыеналар. Тик колхоз рәисе директорга “машина юк” – дип бара. Зөлфирә үзе керә рәис янына, бирә машинаны хуҗа. Шуннан шоферын эзләп гаражга китә. Күрә, машина астыннан ике аяк чыгып тора. Дәшүгә ремонт киемнәреннән чибәр егет чыгып баса. (Күрше авылы егете). Ватык машинаны төзәтеп, өстәмә бортлар, эскәмияләр куеп ГАЗ-53 машинасында Кокушкинога сәяхәт итеп кайталар. Япь – яшьтән шулай максатчан, уйлаганын эшли торган тәвәккәл кыз була ул. Шул очрашудан егет белән аралары якынаеп китә. Егет Фәрит атлы була. Кыз институт тәмамлагач өйләнешеп гаилә коралар.
Чистай техникумын гел “5” кә тәмамлаган егетне ул чакта республикада алдынгы Балтач СМУ сына инженер-механик итеп җибәрәләр.
Җәмәгате, тәвәккәлләп СМУ балалары өчен бакча оештыра. Яңалыклар кертә, дәртләнеп эшли, районда исемен мактап телгә ала башлыйлар. Карадуган мебель фабрикасында бер-бер артлы фаҗигале хәлләр булгач җитәкчеләрне тулысынча алыштыралар. Ире Фәрит шунда цех начальнигы итеп җибәрелә.
Фабрикада эшләүче ханым, караучы булмаганга ике баласын бикләп эшкә китә; плитәдәге кайнар су балалар өстенә төшеп, пешеп үләләр. Кечкенә балалар ут белән уйнау нәтиҗәсендә Арбашта бер-бер артлы янгыннар чыга.
Фабрика директоры тиз арада ясле-бакча төзү артыннан йөри башлый, бакча төзелеше, аннан бакча белән идарә итәрлек көчле җитәкче эзли. Зөлфирәнең сәләтен күреп ала, яшь ханымны эзләп СМУ га килә һәм аны яңа вазыйфага күндерә.
Бакча тәрбиячесе булу аларның нәсел һөнәре. Әниләре Шәрифҗамал күрше Түбән Мәтәскә “Сабира” балалар бакчасы мөдире. Апасы Фатыйма да бакча мөдире. Әбиләре революциягә кадәр бер байда бала карый. Хәзер эстафета Камаловларның кече кызы Зөһрә кулында.
Карадуганга килүгә Зөлфирә яшьлек дәрте белән эшкә керешә. Тиздән фабрика эшчеләренә салынасы йорт нигезендә ике катлы бина калка. Соңрак тәрбиячеләр, әти –әниләр, укучылар өмәләр ясап подвалында көзгеләрдән генә музыкаль бүлмә, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү бүлмәсе, гомумән, “иҗат йорты” төзиләр.
Берчак бакча мәшәкатьләре белән Зөлфирә авыл советы рәисе Наһар Мәрдәнова янына киңәшкә керә. Наһар апасы тәрәзәгә күрсәтеп: (Ә аннан атаклы мәктәп директоры Бакый Зиатдинов үтеп бара) “Әнә Бакый абыең артыннан калмый чапсаң ким-хур булмассың”- ди. Чаба Зөлфирә. ”Ак каен” балалар бакчасы әвәл районда, аннан республикада, соңрак Мәскәүдә иң яхшы бакчалар исеменә керә.
Ире Фәритне ОБХС җитәкчесе итеп Балтачка күчергәч тә, дәрәҗәле эшләр тәкъдим иткәч тә ризалашмый мөдир. Үзе ул чакларны: “Мин авыл баласы, безнең өй ферма янында иде. Карадуганда эшли башлагач иң элек Арбаш фермасы ягыннан килгән силос исе авылымны искә төшерде, аннан кешеләрен, балаларын, тәрбиячеләрен яраттым” – дип искә ала.
“Ак каен” балалар бакчасы Зөлфирә ханым тормышында мөһим урын алып тора. Исемен дә үзе уйлап таба, фабрика каен агачын күп куллана, Пошалымның елга буе каеннарына кыз кечкенәдән гашыйк була. Күмәк көч белән бакча тирәсенә утыртылган каеннар бүген тирә-юньгә ямь биреп үсә. Аларны “Зөлфирә каеннары” диләр. “Бакый күле”, “Зөлфирә каеннары”, “Тәбрис чишмәсе”... Авылдашлары
хөрмәтле шәхесләренең хезмәтен шулай мәңгеләштерә.
Зөлфирәнең (без аның белән яшьтәшләр) “Карадуганым” шигыренә көй язып, яшьләр гимн итеп җырлый. “Ак каен”ның исеме югары трибуналардан еш яңгырый. Зөлфирә Фәсхи кызы җитәкчелегендә үткәрелгән чаралар республика дәрәҗәсендә “Бәби туе”, “Гаилә-бәхет таҗы”, “Бишек туе” ( Бакчада гаять истәлекле бишекләр музее бар. Нинди генә бишекләр юк анда!) күп алар саный китсәң.
Зөлфирә ханым уңышларының серен яшерми, гел тәҗрибә уртаклашып, хезмәттәшләренә төпле киңәшләрен бирә. Белемен даими камилләштереп аспирантура тәмамлый, 20 дән артык методик кулланма яза. Ә “Гөлбакча” тәрбиячеләрнең өстәл китабы. Тырыш хезмәтнең җимешләре дә татлы. Ул РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри
исемендәге премия лауреаты. 33 ел “Ак каен” ны җитәкләгән мөдир өстеннән бер генә шикаять тә булмаган.
Тырыш, эшчән кешеләр күп, эшне оста оештыра белүчеләр дә бар. Әмма болар гына аз, кешеләрне үзеңә ышандыра белергә дә кирәк. Зөлфирә ханым әнә шундый. Йомшак кебек күренсә дә, эшен җиренә җиткерми туктамас. Ул эстафетаны ышанычлы кулларга, чит телләр факультетын тәмамлаган кызы Зөхрәгә тапшыра. Олы кызлары Энҗе Балтач муниципаль район башлыгы ярдәмчесе.
Алар ире Фәрит Камалов белән бер-берсенә терәк булып, тормыш баскычларыннан янәшә күтәреләләр. Шофер Фәрит белемен даими
камилләштереп полициядә җинаятьләрне ачу бүлеге начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә. Кызганыч, иртәрәк китә Зөлфирәнең җан сөйгәне. Йөрәк өянәге бакыйлыкка алып китте.
Бер-бер артлы сабыйларын югалту ачысын кичерде гаилә. Зөлфирәне сынаулар сындырмады. Пенсиягә чыгып тик ятар кешеме ул! Әвәл “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубын, ветераннар хорын оештыра. Без аның белән Ветераннар һәм җәмәгать оешмалары конференциясендә катнаштык. “Сүнмәс дәрт” ансамбле чыгышын экранда күргәч күңелне горурлык хисләре биләп алды.
Районда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Балтач бүлеге оешкач, киңәшләшеп, кулга-кул тотынып эшләп ятабыз. Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Шәҗәрә-безнең тамырлар” (ясле-бакчаның да үзенчәлекле шәҗәрәсе бар. Ак каенның яфракларына, ачылган көненнән биредә эшләгән һәркемнең рәсеме белән исем-фамилиясе языла, еллар үткән саен шәҗәрә - каенда үсә). “Ак калфакның энҗеләрен бөртекләп җыяр чаклар”, “Балтачта – чәй йоласы”, “Милли рухлы гаилә учагының, Син – асыл зат – гаилә тоткасы”, “Оныгың нинди телдә сөйләшә” һәм башка чараларны яратып – гаҗәпләнеп карады. Чит ил кунакларының кайберләрен
хәзер без дә күреп таныйбыз.
“Ак калфак” - иҗтимагый оешма. Анда ил - көн тормышына, милләт язмышына битараф булмаганнар эшли ала. Чөнки без хезмәт хакына түгел, җаныбыз кушканга ихластан эшлибез. “Ак калфак” оешмасына район хатын-кызларының каймагы җыйналган.
2016 нчы елда мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камаловага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты тапшырылды.
Зөлфирә “Ел хатын - кызы” бәйгесе җиңүчесе. Жюрины һәм кунакларны фирүзә җирлеккә көмеш җепләр белән чигеп тегелгән нәфис
калфаклар бүләк итеп гаҗәпкә калдыра. Сүз дә юк, затлы бүләк! Зөлфирә ханым үзе җиңүләренең серен район җитәкчеләре белән
киңәшләшеп, аңлашып эшләүдә күрә.
Менә шулай туган нигезнең мич җылысы шифа биргән кыз бала татарның йөзек кашы булырлык шәхес булып җитешә. Карлы-буранлы февраль аенда җитмеш яшен билгеләп үткән Зөлфирә ханымның энергиясе бүген дә яшьләргә биргесез. Һәр шәхеснең тормышы – укылмаган роман. Мин шул романның кайбер сәхифәләре белән сезне дә таныштырасы иттем.
Әминә Мөхәммәтҗанова
Шубан авыл җирлегенең
“Ак калфак” иҗтимагый
оешмасы җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев