Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызда чын күӊелдән мохтаҗларга ярдәм кулы сузучылар байтак

Кайберләре бу эшкә яӊа гына алынсалар, күпләре эшләгән эшләрен күрсәтергә омтылмыйча, дистә еллар буе авыр хәлдә калганнарга, гомумән төрле чаралар үткәрүдә яисә катнашуга үзләреннән саллы өлеш кертәләр.

Шундыйларныӊ берсе «МДСУ-1» оешмасы һәм аныӊ җитәксесе Рашит Ильясов. Бу авыр чорда оешма исеменнән райныбызныӊ 54 гаиләсенә һәрберсе 1 меӊ сумлык азык-төлек пакетлары таратылды. Оешмада эшләгән һәм балалары  дистанцион укуда авырлык күргән гаиләләргә 4 ноутбук та бүләк ителгән. Әле киләчәктә хәйрия эшләре моныӊ белән генә тукталып калмаячак, диләр монда.

«Закирова крестьян-фермер хужалыгы» да мохтаҗларга ярдәм кулы суза. Әле шушы көннәрдә алар ялгыз яшәүче 4 пенсионерныӊ өйләренә барып, хәлләрен белеп, төрле казылык һәм ит эшләнмәләре тутырган пакетлар бүләк иттеләр.

Исемен яӊгыратырга теләмәгән мөселман егете рамазан аенда мохтаҗ гаиләләргә 1 меӊ 200 сумнан  4 пакет  тутырып ярдәм итүне сорап, 6 меӊ сум акча социаль яклау бүлегенә кертеп бирә. Бу бүләкләр тутырып, тиешле гаиләләргә җиткерелде.

Мәчетләребез тарафыннан ялгызларга, авыр тормышта яшәүчеләргә ярдәм итү даими рәвештә алып барыла. Бу саваплы эшкә һәркем кушыла ала. Ярдәм итәргә теләүчеләр районныӊ социаль бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм