Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызда тагын бер мул сулы чишмә артты (+ фотолар)

Кече Лызи авылында узган ел һәм быел үзара салым акчасына чишмә эшләнде.

Кыска гына вакыт аралыгында әлеге чишмәне якын-тирә авылларда яшәүчеләр яратып өлгерде. Дөрес, бу элек тә монда булган чишмә түгел, Түбән Ушмадан сузылды. Бер ел тирәсе ул болай гына агып утырды, ә быел инде матур итеп өйле дә иттеләр үзен. Чишмәгә килә торган юл да эшләнеп куелды һәм бу Кече Лызи авылы халкы өчен генә түгел, бирегә килеп йөрүчеләр өчен дә бик уңайлы булды. Әгәр дә әлегә кадәр бу чишмә барлыгын белмәгәнсез һәм аның суыннан авыз итеп карамагансыз икән, Кече Лызида урнашкан амбар янәшәсеннән кереп, сез аны таба алачаксыз.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев