РАЙОНЫБЫЗНЫҢ БАШ АРХИТЕКТОРЫ ШАМИЛ БОРҺАНОВКА 50 ЯШЬ (фото)
Бүген - 6 февраль көнне район Советының утыршлар залында эш сәгате истәлекле, күңелле мизгелләрдән башланды.
Бүген район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе урынбасары, озак еллар районыбызның алыштыргысыз баш архитекторы Шамил Фәһим улы Борһановның 50 яшьлек күркәм юбилее. Шамил Фәһимовичны район башлыгы Рамил Нотфуллин ихлас тәбрикләп, район үсеше өчен куйган намуслы, фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Гомер бәйрәме белән котлап изге теләкләрен ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев, район бюджет һәм финанс палатасы рәисе Рафис Ильясов, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Ирек Сабиров, район архив бүлеге баш белгече Роза Зарипова да Шамил Фәһимович адресына ихлас, җылы котлауларын җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев