Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннары

Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар!!!

Габделгани Нәҗип улы Нәҗипов

Алан авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм III дәрәҗә сугышчан Дан ордены, күпсанлы медальләр иясе Гани Нәҗиповка сугыш башланганда 17 яшь кенә була. Иң элек ул Канаштан 13 чакрым ераклыкта урнашкан уку батальонында кече командирлар әзерләү курсларында укый.

6 ай укыгач, Курск районында үтүче «Цитадель» операциясендә катнаша. 50 көн бертуктаусыз көрәшү фашистларны чигенергә мәҗбүр итә, Совет гаскәрләре тарафыннан 30 дивизия, бихисап танклар юкка чыгарыла, фашист армиясе 500 меңнән артык кешесен югалта. Безнекеләр җиңүгә тагын да ышаныч белән рухланып яуга күтәрелә. Аннан Гани Нәҗипов хезмәт иткән часть Полтаваны азат итүдә катнаша. Атакага ура кычкырып күтәрелгәндә кулы һәм аркасы яралана, җирдән шуышып артка чигенгәндә дошман снаряды аягын өзә.
Тугыз дистәдән узган ветеран йортның төп терәге, улы Газинур, килене Фәрваз, оныклары белән төп йортны гөрләтеп яши.

– Курск бәрелешендә, 1943 елда аякны өздергәнгә менә инде 76 ел була, бер аяклап гомер кичердем, үземне кирәксез, дип бервакытта да санамадым. Мине өч тапкыр үлем тырнагыннан йолкып алган табибларга һәрдаим рәхмәт укыйм, хәер-догамнан ташламыйм. Аллага шөкер, туган илгә кайтып гаилә кордым, өч егет, өч кыз үстереп аякка бастырдым. Бүгенге көндә егермеләп оныгым бар. Әбием генә вафат булды, – ди Гани абый.

Тәскирә Гомәр кызы Галимуллина

– Сугышка киттем дип сөйләсәм, дөрес булмас. Алдылар дип әйтим, мине 1943 елның июнь иртәсендә сугышка алдылар, – ди Түбән Кенә авылында яшәүче Тәскирә апа Галимуллина. – Әтиебез колхоз рәисе иде, аны сугыш башланганчы кулга алдылар. Аннан халык дошманы ясаганнар, дип уйлый белмәдек.

1943 елның июненнән 1944 елның гыйнварына хәтле Казанда элемтәче булырга әзерлиләр аларны. Завод ишегалдында землянкалар казып шунда торалар. Иделдән агып килгән саллардан агач бушатыр­га да йөриләр. Шушында ук аларга карабиннар биреп атарга да өйрәтәләр.

– Җиңүне мин Польшада каршы алдым. Бик матур яклар. Әй, андагы алма бакчалары, елга буендагы карлыганнарның өлгереп утырулары – әле дә күз алдымда. Сугыш беткәч, берничә тапкыр Брест шәһәренә алып чыктылар, киноны да иң беренче тапкыр шунда карадым. Әмма туган туфрак тартты. Кайтсак, андагы хәерчелек... Әти өчен каһәрләү һаман дәвам итте. Мине бит пионерга да, комсомолга да алмадылар... Әлбәттә инде, ник кайттым, дип үкендем. Әнием бик акыллы, сабыр хатын иде. «Тормышлар көйләнер. Монда да яшәү рәхәт булыр, – ди иде ул. – Менә бүген тормышыбыз ничек матур!»

Мөхлис Хәбибулла улы Хәбибуллин

Иске Салавыч авылында яшәүче Мөхлис абый Хәбибуллинның яратып әйтә торган сүзе була: “Зарланудан файда юк”. Кем генә килеп хәлен сораса да, олыгайгач, гел шулай дип җавап бирә ул. Һәм әле: “Булганына шөкер итәргә кирәк”, – дип тә өсти торган була. Дөрес, 90 яшенә кадәр егетләрчә төз гәүдәле, аек зиһенле, чагыштырмача яшь һәм сәламәт калган ветераныбыз, 95не үткәч, шактый бирешә. Әмма әле дә зарланмаска тырыша.

1942 елда Мөхлис ага фронтка китә. Смоленск, Польша җирләрендә сугыша, Җиңү хәбәрен ул Германия чигендә ишетә. Сугыш юлындагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, берничә сугышчан медаль белән бүләкләнә. Әмма тиз генә туган ягына кайтырга насыйп булмый. Мәскәүдәге 15 нче махсус дисциплина батальоны составында ике ел буе шәһәрдә тәртип урнаштыруда хезмәт итә.

Сәгать кебек төгәл, конкрет, үз сүзен кистереп әйтә белгән Мөхлис ага унике ел Балтач ПМКсында мастер булып эшләгәндә дә үзенең тырышлыгы белән таныла. Пенсиягә чыккач та, өйдә тик утырырга риза булмый ул, колхозга кайтып, дистә елга якын терлекчелектәге механизация өчен җаваплы белгеч булып эшли. Бүген уллары, оныклары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Мөдәррис Зәки улы Зәкиев

Таузар авылында яшәүче сугыш ветераны Мөдәррис Зәкиев та елдан-ел сафлары сирәгәя баруын  авыр кичерә.
Мөдәррис абый иң элек шахтада эшли. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була. Утлар-сулар кичеп, Берлинга кадәр барып җитә. Фашистлар белән күзгә-күз очрашкан минутлары турында аеруча дулкынланып сөйли. Үлем янәшәдә булганда да гомере бетмәгәч, исән-сау кайтырга насыйп була үзенә.

Кайткач колхозга эшкә керә һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә хезмәт куя. Тормыш иптәше Мәгъфируз белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, хәләле мәрхүмә инде. 94 яшьлек Мөдәррис ага  кызы Гөлзада, оныгы Раушан белән гомер кичерә. Көн дә бер урам әйләнә, авылдашлары янына туктап хәл-әхвәл белешә, һәрвакыт тормышыннан канәгать булып яши. «Шөкер, тормышларыбыз мул, сугыш афәтләре генә күрергә язмасын», ди ветеран.

 

Гыйльметдин Хәбибулла улы Хәбибуллин

Гыйльметдин ага Хәбибуллин – Нөнәгәр авылы халкы өчен абруйлы шәхес. Балачак еллары бик авыр чорга туры килсә дә, тормышта югалып калмаган, ә киресенчә, туган җирендә үз көче, тырышлыгы белән башкаларга үрнәк булып яши дә белгән.

– Мине 1944 елда армиягә алдылар. Шуннан сугышка керттеләр. Сугыш 1945 елда тәмамланса да, миңа солдат хезмәтен тәмамлап, утлар-сулар кичеп, 1948 елның март аенда гына туган якларга кайтырга насыйп булды. Озак еллар армиядә хезмәт куйгач, кабат колхозга кайтып, лаеклы ялга чыкканчы анда эшләдем, – дип искә ала ул үткән еллардагы истәлек хатирәләрен барлап.

Гыйльметдин ага бүгенге көндә гаиләсенең тоткасы булып, матур, парлы гомер юлы үтүе белән дә сокландырды. Ул 1951 елда авылдашы Җүәйрә белән тормыш корып җибәрә. Җүәйрә апа да 89нчы яше белән бара. Бүгенге көнгә кадәр 68 ел бергә парлы гомер итәләр алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май