Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннары (дәвамы)

Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар!!!

Мансур Хисмәтулла улы Хәсбиуллин

Мансур Хисмәтулла улы Хәсбиуллин 1925 елның 15 сентябрендә Арча районының Югары Аты авылында туа. Балтач бистәсендә яши.

7 класс тәмамлагач, Казанда ФЗӨ мәктәбендә укый. Шул елны сугыш башлана. Яшь егетләрне Буа ягына окоп казырга җибәрәләр, алар арасында Мансур да була. 1944 елның июнь аенда хәрби хезмәткә алына, бер ай үткәч аны фронтка җибәрәләр. 1944 елның 30 сентябреннән 20 ноябренә кадәр Балтыйк буе фронтының 89нчы укчы дивизиясендә 267нче гвардиянең укчы полкында хезмәт итә. 1945 елның гыйнвар аенда Варшава шәһәрен азат итүдә катнаша.
 

Гарифҗан Гали улы Галиев

Гарифҗан ага Галиев бик уникаль шәхес. Хезмәтләре өчен инде ул КПССның Үзәк Комитет югарылыгында Мактау таныклыкларына, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы билгеләренә лаек булган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дә, «Ел хәйриячесе» дә ул.

Районда, республикада гына түгел, ил күләмендә данлыклы Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” музее директоры Гарифҗан Гали улы Галиев Арбор авылында туса да, аңа җиде ай чагында гаиләләре Каенсар авылына күчкәнлектән, Гарифҗан абый үзен бар булмышы белән Каенсарныкы дип саный. Гәрчә, бу авылда аның балачагы, 17 яшькә кадәрге гомере генә үтсә дә. Илдә барган сугыш барысына үз төзәтмәләрен кертә шул.

«Унҗиде яшем тулганчы мине хәрби училищега алдылар, бер елдан инде һава флотында «Ил-2», «Ил-10» маркалы самолетларда радист-укчы булып хезмәт итә идем, – дип искә ала ул. – Алар оча торган танклар дип йөртелүче, 6,5 тонналы бронялы авыр техника, артык биеккә дә күтәрелә алмый, күперләр, дзотларны юкка чыгару, танкларга каршы сугышта кулланыла. Ике экипажлы гына: очучы да мин. Кайберәүләр үзләрен сугышта катнашучы дип атый, кемнәрдер сугышта катнашучыга тиңләштерелгән, ә мин үземне катнашучы-фронтовик дип йөртәм. Бу сүзләрдә аерма зур дип саныйм».

1948 елның азагына кадәр хезмәт итә ул, япон империалистларына каршы сугышта катнаша, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Фронттан кайткан егетне  Пыжмара мәктәбенә военрук итеп эшкә билгелиләр. Ун ел эшләү дәверендә ул читтән торып югары белем алырга да өлгерә, үзенең тынгысызлыгы, җәмәгать эшләрендә активлыгы белән аерылып тора. 5 ел әлеге авылда рәис булырга да туры килә үзенә.

1964 елдан Гарифҗан аганың үз юлы – бүгенгегә тоташкан тынгысыз да, әмма нәтиҗәләре көтелгәннән күпкә соклангыч булган хезмәт юлы башлана. Гарифҗан әфәнде музей экспонатлары җыя башлый. Бүген «Халыклар дуслыгы» музеенда 22 мең данәгә җиткән экспонатларның һәркайсы артында аның фидакарь хезмәте ята, һәм әлеге экспонатларга сугыш чорының аяусыз язмышы, газаплы тарихы яшеренгән.

Республикада иң-иңнәр рәтенә куярлык музей төзеп кенә түгел, Каенсарга үз акчасына яуда калганнарга һәйкәл салдырып та, ул чакта 87 яшьлек авыл картының нәрсәгә сәләтле икәнлеген күрсәтә алган, сокландырган, гаҗәпләндергән кеше дә ул Гарифҗан Галиев.

Гыйльван Гыйльмулла улы Гыйльмуллин

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы. Кемдер өчен бу бәйрәм булса, сугышны үз башыннан кичергәннәр һәм шул чорның барлык авырлыгын үз җилкәсендә татыганнар өчен, мөгаен, күз яшьләре көнедер. Ут эчендә сугышкан батырларыбыз хәзерге көндә бармак белән генә санарлык. Балачагын шушы канлы көннәр арасында югалтканнар да көннән-көн кими бара.

Балтач бистәсендә яшәүче Гыйльван Гыйльмулла улы Гыйльмуллин калган Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан чагыштырмача яшьрәк. Әмма...

– Сугыш башланганда миңа 11 яшь кенә иде, – ди ул. – Ачлык, хәерчелекнең үзәкләргә үткән вакытлары күп булды. 7 нче сыйныфны тәмамлагач мәктәпкә бармадым, чөнки эшләргә кирәк иде. 1948 нче елны ФЗУга алдылар. Аннары юллар мине Украина якларына Кузбасс шахталарына алып китте. 17-18 яшьлек егетләрне 2-3 километр тирәнлектәге шахталарга төшерәләр иде.

Карпат тауларында башыннан кичкәннәрен дә бик озаклап сөйли. Бандерчыларның милли яшерен отрядларын юк итүдә катнаша.
Бәйрәм алды көннәрендә генә түгел, мәктәп һәм гимназия укучылары ветеранда даими кунак.
 

Әгъләм Нигъмәт улы Исхаков

Әгъләм Исхаков 1926 нчы елда Балтач авылында күпбалалы гаиләдә бердәнбер ир бала булып  дөньяга килә. Тугыз балалы гаиләдә барысы да кызлар була.  

1943 нче елда мобилизацияләнә. 1956 елда демобилизацияләнә. “Германияне җиңгән өчен” хәрби медале һәм “Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 60 еллык юбилей” медальләре белән бүләкләнә. Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә эшли һәм яши.

1943нче елда Әгъләм Исхаков Балтач урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлый һәм сугышка алына. Аның сугыш юлы Сослангер лагерыннан башланып, Курск сугышлары, Белорусия урманнары, сазлыклары аша үтә. Ул “Батырлыгы өчен”, “Германияне азат иткән өчен”, “Жуков” медальләре белән бүләкләнә. Соӊрак “Белорусияне азат иткәне өчен” медале бирелә. Җиңүнең – 20, 40, 50, 60, 70 еллыгы юбилей” медальләре һәм “Кызыл Армиянең 20 еллыгы” медале бар. Төрекмәнстанда Мары шәһәрендә электрик профессиясен ала, «МТС»та эшли. Ставрополь на Волгеда (хәзерге Тольятти шәһәрендә) кичке мәктәпне тәмамлый һәм 1963нче елда Куйбышев шәһәре – Энерго-төзелеш техникумын тәмамлый, профессиясе буенча – техник-электрик. Тулы эш стажы 50 ел. Фидакарь хезмәтләре өчен аӊа 1971нче елда “Ленинның тууына – 100 ел” юбилей медале бирелә, 1958нче елда «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә. I, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры. Әгъләм Исхаков үзе эшләгән заводның Почётлы әгъзасы исемен йөртә. 2018нче елда Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек була.

Бүгенге көндә сугыш ветераны Балтач бистәсендә хатыны – Анна Григорьевнаның апасының кызы – Зыкина Мария Ивановна тәрбиясендә яши. «Дөньяларга иминлек телим, яшь буынга без яулаган тынычлыкны саклап яшәргә язсын», ди ул.

Нурҗиһан Гыймран кызы Хөснетдинова

Колхозда төп көчкә әйләнгән, кыш буе Кайбыч районында ачлы-туклы окоп казып хәлдән тайган Нурҗиһанны 1942 елның июнендә хәрби комиссариатка чакырталар. Яз буе авыл мәктәбендә “хәрби хәзерлек үткән” – мылтык сүтеп җыярга, атарга, противогаз кияргә өйрәнгән кызны фронтка алалар. Аның бөтен сугышчан юлы урманнар аша үтә. 132 номерлы хәрби госпиталь белән бергә санитарка булып, Белоруссия, Польшаны җәяүләп үтеп, Гер­маниягә барып җитә.

– Урманга барып керүгә, зур палаткаларны урнаштырабыз. Аларның һәркайсында 24 яралыга урын әзерлисе. Һәркайсына нарлар ясыйбыз. Аннары үзе­безгә землянка казый идек. Бик тирән, зур итеп түгел инде, шунда салам тутырылган матраслар җәясең дә, яшәү өчен әзер дигән сүз. Солдатлардан калган шалашларда яшәгән вакытлар да булды. Ә санитаркаларга эш бик күп, бөтен нәрсә безнең өстә, җитмәсә, көнгә уникешәр сәгать дежур торасы иде. Бер минут та утырып торып булмый, 24 яралы арасында йөреп кенә торасың. Әле берсенә ярдәм кирәк, әле икенчесенә... Авыр хәлдәгеләрне бик жәлли идек, баштарак курыктык та әле, аннан ияләнәсең инде... Әле бит көндез унике сәгать авыруларны карасаң, төнлә и
ке сәгать каравылга чыгасы иде...

Җиңү хәбәрен ул Кенигсберг каласында ишетә.

Фәйзулла Гарифулла улы Гарифуллин

Фәйзулла Гарифуллин 1938 елның 24 мартында Сәрдегән авылында туа. 1942 елның сентябрендә Сәрдегән башлангыч мәктәбенең беренче классына укырга керә. Дүртенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Салавыч урта мәктәбендә укуын дәвам итә. 1953 елда Совет Армиясе сафларына алына һәм 1957 елга кадәр хезмәт итә. 1956 елда Венгриядәге чуалышларны бастыруда катнаша.

Арбаш кызы Зәйтүнә апа белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Зәйтүнә апа инде күптән гүр иясе. Фәйзулла абый төп нигездә улы Муса, килене Раушания тәрбиясендә бик кадерле кеше булып гомер кичерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар