Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның хөрмәтле хезмәт ияләре

Тырыш хезмәтләре, истәлекле гомер бәйрәмнәре уңаеннан бүләкләнүчеләр

Газ белән тәэмин итү өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Балтач газы» идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәте мастеры Фирдүс Ягъфәр улы Фәйзрахманов Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

* * *

Җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

* * *

Җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, район Советы шоферы Динар Дамир улы Низамов Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

* * *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүе, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен «Кызыл юл» хуҗалыгының баш икътисадчысы Фәйрүзә Муллазиатдин кызы Сәгъзетдинова Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

* * *

Җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахманов Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

* * *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүе, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен «Кызыл юл» хуҗалыгы комбайнчысы Рәфыйк Галимулла улы Галиев Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

* * *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүе, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Дуслык» җәмгыяте хисапчысы Зинаида Семеновна Перфилова Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

* * *

Мәктәпкә әзерләнүдә матди ярдәм күрсәтүе һәм социаль-куркыныч хәлдә яшәүче гаиләләрдәге балаларга яңа ел бүләге алганы өчен иганәче Рәис Тәбрис улы Шәйхетдинов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

* * *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районның сәүдә системасындагы казанышлары өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

Людмила Алексеевна Афанасьева - «Нурминка» кибетчесе;

Ирек Илфир улы Галиуллин - «Хозтовар» кибете шоферы;

Рәсимә Ифрат кызы Шакирова - «Хозтовар» кибетенең бухгалтер-менеджеры;

Фәридә Рәфәгать кызы Шәрифуллина - «Хозтовар» кибетчесе.

Фото: https://cdn.pixabay.com/photo/2018/05/01/18/30/lilac-3366467_960_720.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев