Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбыз горурлыгы (фото)

Мин бу язмамда районыбызда гына түгел, республикабызда, хәтта Рәсәйдә танылган олы шәхес - Чулпан Габделхәй кызы Габделганиева белән таныштырып китәргә телим.

Аның белән мин әбием Ганиева Мансура Ислам кызы сѳйләгәннәр буенча шактый таныш. Чѳнки әбием, әлеге язмам герое Чулпан апаның беренче укытучысы, алай гына да түгел, ә иң яраткан укытучыларының берсе. Алар әле дә аралашалар, якын дуслар кебек очрашып сѳйләшеп утыралар. Әбием миңа үзенең укучысы турында күп нәрсәләр сѳйли. Ә мин, аның тормышы белән якыннанрак танышкан саен, тагы да ныграк гаҗәпләнәм, сокланам һәм, әлбәттә, безнең тирәбездә шундый кеше булуы белән горурланам!
Чулпан апа Габделганиева 1976 елның 17нче апрелендә табигатебезнең матур җирендә урнашкан Балтач районы Кариле авылында дөньяга килә. Башка балалар кебек беренче авазларын әйтә, сөйләшә башлый. Ләкин язмыш аңа зур сынау әзерләп куйган икән: ул аякларына басып йѳри алмый.
1983 нче елдан башлап, Чулпан апаны Норма урта мәктәбе укытучылары өенә килеп укыта: беренче укытучысы Ганиева Мансура апасын һәм башка укытучыларны ул зур хѳрмәт белән искә ала. 1993 елда укытучыларның ярдәме һәм үзенең тырышлыгы белән урта мәктәпне тәмамлый.
Күпчелек вакытын ѳйдә уздырса да, бер генә минутын да тик тормый торган тынгысыз җан ул Чулпан апа: илһам килгән вакытларында утырып шигырьләр яза, чигә, бәйли, шашка уйнарга ѳйрәнә. Менә шул үтә тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән ул бѳтен Рәсәйдә танылу алуга ирешә дә инде.
Чулпан апа Габделганиева спорт белән чын-чынлап кызыксынып китә. Шашка уйнарга шактый остаргач, ул, башта район эчендәге ярышларда катнашып, үзенең кѳчен сынап карый - алдынгы урыннарны яулый, һәм алга таба республика күләмендәге ярышларга да бара башлый. Баштарак үзе машина яллап йөрсә, тора-бара аның уңышларын күргән район хакимияте ярдәм итә, юл чыгымнарын капларга булыша. Биектау, Казан, Лениногорск, Чаллы кебек шәһәрләрдә дә ярышып, җиңүләр яулый ул.
Җиңүләрне яулау җиңел булмаса да, тырышлыгы бушка китми - шашка буенча Татарстан һәм Русия чемпионы булган Чулпан апа Габделганиева спорт мастерлыгына кандидат исеме ала. 2005 елда Мәскәүдә узган инвалидларның Бөтенрәсәй шашка турнирында катнашып, беренче унлыкка керә һәм бронза медальгә лаек була. 2013нче елда районда Универсиада факелын йѳрткән спорт мастеры Чулпан апа 2014нче елда Нальчик шәһәрендә шашка буенча үткәрелгән Россия чемпионатында II, ә 2015нче елда III урыннарны яулап кайта. Аның тырышлыгын чагылдырган, иҗатындагы һәм спорт өлкәсендәге уңышлары турында сѳйләгән грамоталарын, медальләрен санап бетерерлек тә түгел! Аеруча кадерле бүләк - 2016нчы елда Россия Президенты В. В. Путинның истәлек медале. Болар барысы да - Чулпан апа Габделганиеваның түземлеге, ихтыяр көче, тырышлыгы нәтиҗәләре.
Спортта ирешкән уңышлары:
Диплом III степени призёрка 3 место среди женщин на чемпионате России по шашкам среди лиц ПОДА в 2007 году.
Диплом Финальный этап Республиканской Спартакиады с ограниченными возможностями жизнедеятельности 1 место по шашкам. Казань 2011г.
Диплом 1 места среди здоровых женщин по программе VIII-й сельской Спартакиады "Сәламәтлек" Р.Т.Высокая Гора. 2011г.
Грамота 1 место на чемпионате Р.Т.среди инвалидов.Зайнск 2013г.
Диплом за 1 место по шашкам среди инвалидов с ПОДА в рамках I Спартакиады инвалидов РТ -2013г.,
Грамота 1места на чемпионате Республики Татарстан по шашкам среди инвалидов.Актаныш. 2014г.
Диплом Чемпиона РТ по решению шашечных композиций (шашка - 64) среди инвалидов г.Казань 2014г.,
Диплом за 1 место по бочча среди инвалидов с ПОДА в рамках I Спартакиады инвалидов РТ -2014г.
Диплом II степени призёрка 2 место чемпионата России по шашкам 2014 году среди лиц ПОДА г.Нальчик.
Диплом III степени призёрка 3 место чемпионата России по шашкам 2015 году среди лиц с ПОДА.г.Нальчик.
Грамота за 1 место в чемпионате Р.Т.по международным шашкам (100), по шашкам русский, г. Челны, 2015г.,
Грамота лауреата РТ по решению шашечных композиций (шашка - 100) среди инвалидов г.Казань 2014г., 2015г.
Грамота к памятной медали президента РФ В. В. Путина. 2016г.

Ярышлардан туктап торган арада кулына янә каләмен алып, сүзләрдән шигъри тәлгәшләр тезә ул. Чулпан апаны иҗат ѳлкәсендә таныткан җимешләре: 2003 елда басылып чыккан беренче шигырь китабы - "Йолдыз бүләк итәр идем" җыентыгы, 2006 елда дѳнья күргән "Бәхет үзе килде миңа" дигән икенче шигырь җынтыгы. Ә 36 шигыре тупланган "Әниемә" китабы 2007 елда һәм "Мәхәббәтнең тѳсен эзлим" исемле шигырь китабы 2012 елда басыла. Инвалидлар арасында үткәрелгән иҗат бәйгесендә ике тапкыр дипломант исемен яулый, "Алтын каләм" фестивалендә дә катнаша ул. Чулпан апа Габделганиева шигырьләренең күбесен туган ягына багышлый. Үз авылын, туган ягын, уңган кешеләрен бик ярата ул. Аның туган як турындагы шигырьләренең кайберләренә авылдашы Фәрит Галиев һәм композитор Илгиз Закиров көй язып, җыр итеп таныталар.
Чулпан апа турында сөйләгәндә аның тагын бер матур шөгыле турында әйтми калу мөмкин түгел. Күңелендәге матурлык, җылылыкны сүзләр белән генә түгел җепләр белән дә өләшә кешеләргә. Ул күз явын алырдай мендәр тышлары, сөлгеләр, кулъяулыклар чигә, төрле сувенирлар ясый. Аның чиккән, бәйләгән әйберләре дә төрле күргәзмәләргә куелып, конкурсларда уңай бәяләнә.
Кешеләргә һәрчак яхшылык кына эшләргә омтылучы Чулпан апа Габделганиева 2006нчы елдан башлап, районда үзе кебек мөмкинлекләре чикләнгәннәрне бергә туплап, "Фикердәш" клубы оештыра. Районның төрле авылларында яшәү­челәр белән бергәләп очрашулар, концертлар, экскурсияләр, табигать кочагында чаралар үткәрә. Боларның бөтенесен дә коляс­када гына хәрәкәт итүче Кариле кызы Чулпан апа Габделганиева башкара. Аннан тыш әле ул 2014нче елда республика күлә­мендә үткәрелгән "Олы йөрәкле кеше", "Татарстанның энҗе бөртеге", "Ел хатын-кызы" кебек мәртәбәле конкурсларда катнашып та танылу алды. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә әледән-әле очрашуларда, шигъри кичәләрдә катнаша. Кыскасы, бер минутын да тик тормый торган тынгысыз, соклангыч кеше ул Чулпан апа.
Аның әлеге тынгысыз, ләкин һәркемгә файдалы хезмәтләре хѳкүмәт тарафыннан да олы бәяләнә:
Дипломнар, грамоталар, Рәхмәт хатлары
- Казань.1995 год. Диплом лауреата второго фестиваля творчества инвалидов Республики Татарстан "Салют Победы"- За активное участие в развитии художественного творчества и самодеятельности инвалидов Р.Т.
- Казань. 1999 год. Диплом Лауреата VI Республиканского фестиваля творчества инвалидов Республики Татарстан.За большое вклад в развити творческого движения инвалидов РТ.
- Балтаси. 2006 год. Дипломом 1 степени награждается,победитель районного конкурса "Наши таланты", посвященному Международному дню инвалидов, в номинации "Илхам"
- Лениногорск. 2006г. «Единая Россия» поздравляет победителя шахматно-шашечных соревнований РТ.
- Казань.2007 год. Грамотой награждает Физкультурно-спортивное общество инвалидов Республики Татарстан,за активное участие в развитии спортивного движения среди инвалидов в РТ.
- Балтаси. 2007 год. Благодарственное письмо.Отдел по делам молодежи и спорту выражает глубокую благодарность,за активное участие в спортивной жизни района и большое вклад в развитие физической культуры и спорта.
- Арск.2009 год. Диплом За участие в Републиканском фестивале народного творчества инвалидов "Мы все - Отчизны сыновья"
- Балтаси.2009 год. Благодарственное письмо. Отдел по делам молодежи и спорту Балтасинского районного исполнительного комитета выражает благодарность за высокие спортивные результаты на республиканских соревнованиях в 2009 году.
- 2012год. Благодарственное письмо Балтасинского районного исполнительного комитета за активное участие в деятельности Балтасинской районной общественной организации "ТРО ВОИ"- "Общество инвалидов РеспубликиТатарстан.»
- 2013 год. Благодарственное письмо Балтасинского районного исполнительного комитета за активное участие в деятельности районного обществаинвалидов.
- Диплом: Победитель Республиканского конкурса "Женщина года.Мужчина взгляд" в номинации "Женщина-Лидер" Р.Т.Казань 2014 г. Республиканский конурс "Человек-большое сердце"
- Диплом: В номинации "Сила-духа" признан победителем: руководитель клуба "Собеседник" для лиц с ограниченными возможностями здоровья. Казань 2014 г.
- Диплом: Титул "Артистичная Жемчужина- 2014.Казань 2014г.
- Рәхмәт хаты. Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрегезне искә алып Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәхмәтен белдерә.Казан-Балтач, 2015 ел.
Үз төбәгебезнең шундый көчле рухлы кешеләрен без, үсеп килүче яшь буын, белергә, хөрмәт итәргә тиеш. Яшь буын гына түгел, юк-бар авырлыкка ыңгырашып йөрүчеләр дә аннан көч, үзенә гыйбрәт алсын иде. Чулпан апа Габделганиева безне шуңа өнди.

Ганиева Диләрә,
Норма урта мәктәбенең
4нче сыйныф укучысы.
Җитәкчесе: Фәйзрахманова Гѳлназ Илсур кызы,
Норма урта мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250