Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның хөрмәтле транспорт хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннарыбыз!

Сезне автотранспортчылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Әлеге бәйрәм руль белән идарә итүче һәркемгә дә кагылса да, асылда аны шофер һөнәренә ия булып, шул юнәлештә җәмгыятебезгә игелекле эшләр кылучы хезмәт ияләре горур рәвештә билгеләп үтә.
Районыбыз яшәешендә кайсы гына тармакка күз салмыйк, һәрберсенең эшчәнлеге шоферлар хезмәтенә бәйле. Безнең җирлектә эшләр һава, су транспорты аша башкарылмый, Балтачыбыз аша тимер юллар үтми, шунлыктан, бар авырлык әлеге күндәм, фидакарь һөнәр ияләре җилкәсендә кала.
Районыбызның социаль-икътисадый өлкәсендә шоферларыбыз зур роль уйный, алар ярдәме белән басу-кырлырыбызда игеннәр гөрләп үсә, ындыр табаклары ашлык белән тула, аларның тырышлыгы белән үзебездә җитештерелгән продукция кала халкына, хәтта чит өлкәләргә кадәр озатыла, аларның җитезлеге белән бистәбезнең, авылларыбызның йөзе үзгәрә, киләчәге яктыра - матур-матур йортлар, социаль объектлар калка, юллар яхшыра, төзелешләр бара, бер сүз белән әйткәндә, тормышыбыз ямьләнә. Бу күркәм һөнәрне хезмәт династиясенә әверелдереп, югары хезмәт үрләренә ирешкән буыннар чылбырының күп булуы да әлеге һөнәрнең дәрәҗәсен арттыра.

Кадерле шоферлар, хезмәт ветераннары! Районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертүегез өчен сезгә ихластан рәхмәтемне җиткерәм. Эшләрегездә һәрчак зур уңышлар, имин юллар, гаилә бәхете, шатлык-куанычлы көннәр, һәм барыннан да бигрәк корычтай нык сәламәтлек телим.

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250