Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райполылар ашханәне гөрләтте (+фоторепортаж)

Бүген Балтач ашханәсендә район кулланучылар җәмгыяте ветераннары өчен өлкәннәр бәйрәме үтте.

Ветераннар кабат мул табыннар артында очраша алуларына бик шат иде. Сөйләшәсе сүзләр дә, серләр дә бик күп җыелган. Озак еллар җитәкче постларда эшләгән Наил Хәмитов, Васил Вәлиев бәйрәм башланганчы элеккеге хезмәткәрләре белән бик озак сөйләшеп утырды.

- Ул вакытның үз авырлыклары булса да, бер гаилә булып эшләдек. Еллар үткәч, сагынып искә алырлык күпме хатирәләребез бар, - ди заманында үз эшенең чын остасы булган Рузилә Сәмигуллина.

Гөлфия, Суфия, Роза, Флера апалар да хезмәт елларын бик җылы сүзләр белән искә алдылар. Бәйрәмнең төп шаһитләре булганнар өлкәннәр арасында район кулланучылар җәмгыятендә озак еллар намуслы хезмәт куйган Нәкыя һәм Закир Камаловлар гаиләсенә аерым тукталасым килә. Закир абый 37 ел буе җитәкче постларда эшләсә, Нәкыя апа берләшмәнең алдынгы кибетчесе булган. Бүген бәйрәмгә дә хезмәт елларындагы кебек парлап килгәннәр, икесе дә бик матур, күркәм пар. Камаловлар да элеккеге хезмәттәшләре кебек үк берләшмәдә эшләгән елларын сагынып искә ала.

- Сүз дә юк, төрле вакыт булды. Әмма һәр чорның үз матурлыгы. Заманы авыр булса да, яшьлек ул кыенлыкларны сизмәгән. Хәзер инде яшебез бара, әмма тормыш матур. Шуңа шөкер, менә кабат очраштык, күпме хатирәләр яңарды, күпме дуслар белән кабат очраштык, рәхмәт оештыручыларга, - ди Закир абый.

Бүгенге көндә район кулланучылар җәмгыятенең 264 лаеклы ялдагы өлкәне бар. Өлкәннәр көне уңаеннан, аларның һәрберсенә хөрмәт күрсәтеләчәк. Бәйрәм чарасына килә алмаганнарга пакетлар өләшенәчәк, диде җәмгыять җитәкчесе Хәйретдин Шәйхетдинов.

Иртәгә исә шундый ук бәйрәм Чепья ашханәсендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250