Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәрберебезгә мәгълүм райондашыбыз Картлар йортында яши алырмы?

Имеш аның опекуны юк, аның өчен җавплылыкны беркем дә үз өстенә алырга теләми икән? Картлар йортында яши алырмы икән соң безнең Петя? Менә ни турында кайгыра иске Көшкәт халкы.

Чепьяда райондашларга яхшы таныш Петяны очратып, аның турында фоторепортаж әзерләвемә дә елдан артык вакыт узган.

Һәм менә 9 апрель көнне Иске Көшкәткә, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән иптәшем Александр Евдокимов янына киттем. Петяны очрата калсам дип күчтәнәчкә азык-төлек тә алдым. Үз эшебез беткәчтен, иптәшем мине Петяның өенә алып китте. Ишеккә кагуга ук Петяның килеп чыгуына аптырап киттем, һәм шул мизгелдә куанып та куйдым. Күчтәнәчле пакетымны сузгач, ул бик озак кына анда актарынды, бала-чага кебек сөенде. Ул бик чиста, пөхтә, шат күңелле иде. Өендә дә тәртип, чисталык. Бу исә социаль хезмәткәр Римма Павлованың тырышлыгы икән, гел килә, җыештыра, юа, өен, йорт тирәсен тәртипкә китерә. Өйнең тышкы ягы гына бик күңелсез. Фундаментсыз йортның аскы өлеше черегән, коймалар искергән. Ишеге ныклап ябылмый, алыштыруны сорый, мичкә утын ягасы, инде ул да искергән, газ плитәгә генә тоташтырылган.

Шундый сүзләр дә йөри, имеш Петяны Картлар йортына җибәрергә телиләр икән. Имеш аның опекуны юк, аның өчен җавплылыкны беркем дә үз өстенә алырга теләми икән? Картлар йортында яши алырмы икән соң безнең Петя? Менә ни турында кайгыра иске Көшкәт халкы. Авыл кешеләре Петяны туган ягыннан җибәртәселәре килми, чит-ятлар арасында яши алмас дип куркалар. Бар гомерен авыл киңлекләрендә үткәргән, иртән йокысыннан торып, авылның чын хуҗасыдай урам әйләнгән Петя анда ияләнә алыр микән соң? Ул бит иреккә, авылдашлары белән иркенләп сөйләшеп йөрүгә күнеккән. Картлар йорты аңа иректәге кошны читлеккә япкан кебек булмасмы? Петя мине кул болгап озатып калды, фотода да шул рәвешчә күренә, әйтерсең лә, кем мине хәтерли, барыгызга да кайнар сәлам дия сыман.

Мин Иске Көшкәткә баруымнан канәгать калдым. Дустым белән күрештем, өстәвенә легендар Петяны исән-сау килеш күрә алдым. Әмма аның белән очрашудан соң гына йөрәк нык әрни. Петяга озакламый 65 яшь тула– 1955 елның 4 июнендә дөньяга килгән ул. Бәлки минем әлеге язмамнан соң җирле органнар мескен хәлдәге, авыру Петяга ярдәм итү чарасын табарлар, бәлки иганәчеләр табылыр, өен җылытырлар, капка-коймасын рәтләрләр, яңа мич чыгарырлар. Ул бит боларның берсен дә үзе эшли алмый, ул моңа сәләтсез.

Ринат Зарипов,
Балтач авылы.
З.Шакирова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авылында яшэсен,

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авылда яшэсен бик эйбер кеше ул сандугач баласы кебек

      • аватар Без имени

        0

        0

        БИКТЭ ЖАЛКО ШУЛ ПЕТЯ АБЫЙ,АВЫЛ ХАЛКЫДА БИК ЯРАТА УЗЕН,АНЫ КАРТЛАР ЙОРТЫНА БЕРДЭ ЖИБЭРТЭСЕЛЭРЕ КИЛМИ АВЫЛДАШЛАРЫНЫН.СОЦИАЛЬ ХЕЗМЭТКЭР РИММА ПАВЛОВАДА УЗ ЭШЕНЕН ОСТАЗЫ,ПЕТЯ АБЫЙНЫ АШАРЫНА ПЕШЕРЕП АШАТЫП,ЙОРТ ЖИРЕН ЖЫЕШТЫРЫП ТЭРТИПТЭ ТОТА,ИРЕ КИЛЕП ЮЫНДЫРЫП КИТЭ,МИН УЗЕМ ШУШЫ ЖИРЛЕКТЭ РОСГОССТРАХ ИМИНИЯТ АГЕНТЫ БУЛЫП ЭШЛЭГЭНЛЕКТЭН КУРЕП ЙОРИМ,ШУШЫ РИНАТ АБЫЙ ЗАРИПОВНЫН ЯЗМАСЫННАН СОН, БЭЛКИ БЕРЭР МЭРХЭМЭТЛЕСЕ ПЕТЯ АБЫЙНЫ ОПЕКУНЛЫККА АЛЫР ЭЛЕ,ЯКШЫГА ОМЕТЛЭНИК

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик тэ кызганыч бу абый, неужели шуна ярдэм итучелэр табылмас, юк барга акча сарыф итэ бит хокумэт, шундый хэлдэгелэрне курми шул алар! Ярдэменнэн ташлама раббым аны!

          Теги: шәхесләр