Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәдис Сабиров: «Минем кыска буема төртеп көлгәндә, елыйсы килгән чакларым да булды»

Миннән дә бай кеше юк, дусларым, апаларым бар. Үземне үзем тәэмин итә алам, йорт эшләрендә булышам, мин – сәламәт, табибка да күптән барганым юк инде, шөкер

Рәдис Сабировны туган ягы Балтачта белмәгән кеше юк, барысы да аның турында яратып сөйли. 30 яшьлек бу егет авылдашларын нәрсә белән җәлеп итә алган соң? Балтач мәдәният йортында каршыбызга йөгереп чыккан 1 метр да 27 сантиметр буйлы Рәдисне күреп, башта гаҗәпләнеп калдым. Кечкенә булса да, төш кенә булып чыкты ул. Күңеле киң, бик ихлас, ачык кеше ул.

Рәдис тумыштан инвалид.

– Минем шикелле карлик­лар теләсә кайсы сәламәт әнидән дә туарга мөмкин. Баштарак үземнең кимчелегемнән кыенсына идем, башлангыч сыйныфларда яшьтәшләрем дә үчекли иде, аннары бу үзенчәлегемнең уңай якларын күрергә өйрәндем, – дип сөйли Рәдис.

Кимчелекләрен онытырга, үзен башкалар белән бер дәрәҗәдә хис итәргә, комплексларыннан котылырга аңа цирк ярдәм иткән.

Балтачка Казаннан цирк килгән булган. Апасы белән кибеттә 8 март бәйрәменә әнисенә бүләк эзләп йөргәндә, озын плащ кигән бер ир-ат аны туктата да: «Безнең белән эшләргә теләмисеңме, нәкъ менә синең кебек егетләрне эзли идек», – дип, үзләренә чакыра. Рәдис ризалаша. Циркта эшләп караганы булмаса да, бернинди күнекмәләрсез, алар белән гастрольләргә чыгып китә. Күчмә цирк Россиянең төрле шәһәрләрендә чыгыш­лар ясый. Рәдис баштарак фокусчы ярдәмчесе булып эшли. Аннары үзе дә тамашалар күрсәтә башлый. Ватык пыялада йөрергә өйрәнә, өстенә очлы пычак төшкәндә дә киселми калу серләренә төшенә.

– Баштарак бик авыр булды. Күнекмәләр үзләштерүе бер хәл, пыяла ватыгыннан киселгән аяк, пычак очыннан авырткан тән ярасыннан бигрәк, күңелгә авыр иде. Тамаша вакытында балалар минем кыска буема төртеп көләләр, елыйсы килгән чакларым да булды. Аннары моңа тыныч карарга өйрәндем, цирк үземдә булган куркуны җиңәргә ярдәм итте, мин халык алдында чыгыш ясарга, оялмаска, кимсенмәскә өйрәндем, – ди Рәдис.

Җиде ел цирк тормышы белән яшәгәннән соң, егет туган авылына кайтып төпләнергә булган. Никадәр күңелле булмасын, гел гастрольләрдә йөрү арыткан.

Дөрес, монда да тик утырганы юк. Үзен төрле эшләрдә сынап караганнан соң, хәзер Балтач мәдәният йортына каравылчы булып эшкә урнашкан. Көн саен эшкә төп транспорты – велосипедта килә. Спортны кечкенәдән ярата. Гантельләр күтәрә, йөзә, квадроциклда йөри. Шашка ярышларында теләп катнаша.

Буе – 1 метр да 27 сантиметр, авырлыгы – 42-45 килограмм, аяк үлчәме – 36.

– Урындыкка бассаң, барысына да буй җитә, – дип елмая үзе.

Киемнәр сайлаганда гына авыррак икән. Җилкә олыларныкы кебек киң булгач, балалар бүлегеннән табып булмый, шуңа зурлар киемен алып, чалбарның балакларын, күлмәкнең җиңнәрен кыскартырга туры килә.

– Эш буйда гына түгел. Иң мөһиме – минем аякларым, кулларым бар, йөри алам. Әнием өч бала тапкан, мин шундый үзенчәлек­ле булып туганмын икән, димәк, бу – минем язмышым. Ә әти-­әниемә бик рәхмәтлемен. Дә­валанып та карадык. Савыгырга теләгән чакларым да булды, әмма мөмкин түгел. Берсендә аякларым нык сызлап, култык таягы белән генә йөри башлагач, шул

кыс­ка аякларымның да кадерле икәнен аңладым. Шуңа да булганына шөкер итәм. Миннән дә бай кеше юк, дусларым, апаларым бар. Үземне үзем тәэмин итә алам, йорт эшләрендә булышам, мин – сәламәт, табибка да күптән барганым юк инде, шөкер, – ди Рәдис үзе.

Киләчәктә гаилә корырга хыяллана. Интернет аша бер кыз белән аралаша башлаган. Хәер, кечкенәдән үк аның әйләнәсендә һәрчак кызлар. «Яшьтәшләрем бер кыз белән таныша алмаганда, мин икешәр кызны озата кайта идем», – ди.

– Лилипутлар бар, бар карликлар. Безнең кебек кыска буйлы, әмма зур башлы, киң җилкәле карликлардан сәламәт балалар туа, диләр. Шуңа да киләчәктә тулы гаилә турында хыялланам, – ди егет.

 

Эльвира Мозаффарова.

shahrikazan.com

Баш мөхәррир фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәдис Сабиров

2
X