Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Референдум — бердәм тавыш. Килешәсезме?

Иртәгә - 8 нче декабрь көнне Балтачта референдум уза.

Референдум сайлауны хәтерләтә. Сайлауда кандидатлар өчен тавыш бирсәк, монда билгеләнгән күләмдәге акчаны бирүгә “риза” яисә “каршы” дип тавыш бирәчәкбез. Референдумда катнашучыларның 50%тан артыгы үзара салым җыюга ризалык биргән очракта, ул кабул ителгән дип санала.

Балтачыбыз елдан-ел матурлана, зурая, заманча төсмер ала. Биредә үзара салым акчасының ярдәме бик зур дип әйтергә кирәк. Балтач шәһәр җирлегендә үзара салым акчаларына нәтиҗәле, күләмле эшләр башкарылып килде. Референдумның максатчан оештырылуын халык та дөрес аңлап кабул итә, кирәклеген таный башлады. Тирә-ягыбызны ямьләндерү, аны халык яшәү өчен уңайлы итү мәсьәләләрен күп күтәрәбез, бу очракта сүздән эшкә күчәргә вакыт. Иң беренчеләрдән булып, бу эшкә кушылган кешеләргә, бюджет оешмаларында хезмәт куючыларга, өлкән яшьтә булып та, үзара салымга үз өлешен керткән пенсионерларга олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Референдум — бердәм тавыш, күмәк көч ул. 2018 елның 1нче апреленә кадәр 1 млн. 820 мең 960 сум акча җыелды. Дәүләттән 7 млн. 283 мең 840 сум булып кайтты. 2017 нче елның 1 нче апреленнән соң җыелган акча 428 мең 810 сум тәшкил итте. 2018 нче елда дәүләттән 1 млн. 715 мең 240 сум кайтты. Барлыгы 2018 нче елга 11 млн. 248 мең 850 сум булды. З.Космодемьянская, Нариман, Ленин урамнарына җәяүлеләр өчен тротуарлар салынды – барлыгы 10 млн. 560 мең 284 сумлык булды. Ленин, Нариман, Чехов, Комсомол, Тукай урамнарындагы күперләр төзекләндерелде – барлыгы 1 млн. 483 мең 786 сумлык. Төзүчеләр, Космонавт урамнарындагы су ала торган коелар ясалды – 187 мең 634 сумлык. Көек авылында балалар өчен уен мәйданчыгы куелды – 500 мең 932 сумлык булды.

Ә 2019 елда халыктан 1 млн. 887 мең 850 сум акча җыелды. Дәүләттән 7 млн. 551 мең 400 сум кайтты. 2018 нче елның 1 нче апреленнән соң җыелган акча 51 мең 990 сум тәшкил итте, дәүләттән – 207 мең 960 сум булып кайтты. Барлыгы 2019 нчы елга 9 млн. 699 мең 200 сум булды. Бугенге көнгә эшләнгән эшләр:

Зиратның коймасы алмашынды. Бәясе 2 млн. 656 мең 604 сум тәшкил итте.

Ленин һәм Төзүчеләр урамнарына тротуарлар җәелде – 3 млн. 649 меңлек булды.

Балалар өчен Балтач җирлегенең К.Якуб, Ф.Кәрим урамнарына һәм Курмала авылына уен мәйданчыклары куелды – 1 млн. 492 мең 500 сумлык булды.

Бүгенге көнгә җәяүлеләр өчен күперләрнең эшләре тәмамланып бара. К.Насыйри-Гарифуллина, Төзүчеләр- Рәхимов урамнарындагы күперләр төзекләндерелде. К.Маркс-Вахитов урамнарындагы күпернең эше бетеп килә.

Әлеге эшләрне башкару өчен халыкның бердәм булып, референдумда актив катнашып, билгеләнгән срокка үзара салым акчаларын тапшырып бетерүе кирәк. Бистәбездә яшәүче һәркем уңай җавап бирүенә ышанып калам.

Искәрмә: үзара салымнан Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәм 1нче группа инвалидлар азат ителә.

Илдар ГАБДРАХМАНОВ,

Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев