Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Анысы да мөһим, монысы да (+фоторепортаж)

Бу көннәрдә район советының утырышлар залында төрле контингент белән бер үк темаларга берничә киңәшмә үткәрелде

Җирле үзидарә җитәкчеләре, сайлау комиссиясе вәкилләре, эшмәкәрләр, оешма-ведомство җитәкчеләре, бюджет системасында эшләүчеләр белән аерым-аерым очрашып, иң элек 19 ноябрьдә булачак референдум уңаеннан алда торган бурычлар турында сөйләштеләр.

–Максат бер – ничек тә халыкның активлыгына ирешергә, бу эшнең кирәклеген, мөһимлеген аңлатып, һәр кешегә барып җитәргә, аларның һәркайсының тавыш бирергә килүенә ирешергә кирәк, – диде үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров. – Бу көнне сайлау участокларында бәйрәм рухы хөкем сөрсен, концерты да булсын, сәүдәсе дә гөрләсен, тавыш бирергә килгән һәркем күтәренке кәеф белән кайтып китәрлек булсын.

Киңәшмәнең икенче өлешендә физик затлардан транспорт, җир, милек салымнарын җыюда булган проблемалар, аңлашылмаучылыклар, аларны хәл итү юллары турында сөйләштеләр. “Бүгенгә район буенча транспорт салымының – 39, җир салымының – 36, милек салымының нибары 34 проценты гына җыйналган килеш. 1 декабрьга аларны ничек тә туплап бетерергә кирәк. Аннан соң салым органнары аларның һәркайсы өчен пеня исәпли башлый. Моны да һәркемгә аңлатырга кирәк”, – диде Р.Шакиров.

 

Ясминә Шәмсетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: референдум