Регина белән Инсаф - «Күңел түреннән» I Россиякүләм иҗади конкурсы җиңүчеләре
«Күңел түреннән» I Россиякүләм иҗади конкурсына нәтиҗәләр ясалды
Бу көннәрдә «Күңел түреннән» I Россиякүләм иҗади конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Конкурска 5 номинациядә барлыгы 500дән артык эш кабул ителде, дип хәбәр итә бәйгене оештыручылар.
Әлеге бәйге райондашларыбызга да зур җиңүләр алып килде. Үзе иҗат иткән проза әсәрен иң яхшы башкаручылар арасында (6-12 яшь) Регина Шәрифуллина беренче урынны яулады.
Танылган язучының проза әсәрен иң яхшы башкаручылар арасында (19+) Инсаф Сәләхетдинов өченче призлы урынга лаек булды. Котлыйбыз.
Җиңүчеләр 18 декабрьдә Казан шәһәренең "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында бүләкләнәчәкләр. Тантана 10:00 сәгатьтә башлана!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев